Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Шартлы хөкемнән «канәгать булмаучыларны» ирекләреннән мәхрүм итәләр

2015 елның ун аенда җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша 226 хөкем ителгән кеше үтте, дип белдерә филиал башлыгы Альберт Гермес. Әлеге орган шартлы хөкемгә тартылганнар белән эшли. Хокук бозучыларның бер өлеше инспекциядә исәптә торган чорда тәүбәгә килеп, шартлы җәзадан азат ителә. Ун ай эчендә, җәзаларны үтәтү инспекциясе тәкъдиме белән,...

2015 елның ун аенда җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша 226 хөкем ителгән кеше үтте, дип белдерә филиал башлыгы Альберт Гермес.

Әлеге орган шартлы хөкемгә тартылганнар белән эшли. Хокук бозучыларның бер өлеше инспекциядә исәптә торган чорда тәүбәгә килеп, шартлы җәзадан азат ителә. Ун ай эчендә, җәзаларны үтәтү инспекциясе тәкъдиме белән, суд дүрт кешене җаваплылыктан азат итү турында карар чыгарган. Хөкем ителгән 63 кеше исә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистиягә эләккән.

Шартлы хөкем вакытында кабат хокук бозганнары өчен иректән мәхрүм ителү урыннарына җибәрелүчеләр дә бар. Быел районда андыйлар саны 14 булган. Инспекция башлыгы ике очракны мисал итеп китерә, алар бәлки башкаларга сабак булыр, ди ул.

Таулык авылында яшәүче И. элек тә хөкемгә тартылган булган. Полиция хезмәткәрен кимсеткән һәм аңа карата көч кулланган өчен суд И.не 2013 елның октябрендә 1 ел да 6 ай сынау срогы белән шушы ук срокка шартлы рәвештә кабат хөкем итәргә дигән карар чыгарган. Инспекция И. белән кабат-кабат әңгәмәләр үткәрүгә, кисәтүгә дә карамастан, ир-ат хөкем шартларын үтәмәгән, спиртлы эчемлекләр кулланган. Апрель аенда суд аның сынау срогын тагын ике айга арттырырга дигән карар чыгарган. Июньдә әлеге срок тагын өч айга озайтылган. Ләкин хокук бозулар тагын да кабатлангач, район суды шартлы хөкемне 1 ел да 6 айга иректән мәхрүм итүгә алыштырырга мәҗбүр булган.

Икенче мисал. Яңа поселогында яшәүче З.ны, әнисеннән акча урлаганы өчен, суд 2014 елның октябрендә 3 ел сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарган. Шуның өстенә, әлеге ир 2015 елның апрелендә әтисенә үтерү белән янаганы һәм аңа сукканы өчен 3 ел сынау срогы белән 1 ел да 6 айга шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителүгә тартылган. Сынау срогы дәвамында ир-ат спиртлы эчемлекләр кулланган, күп тапкырлар административ җаваплылыкка тартылган. Сентябрь аенда З. иректән мәхрүм ителү урынына җибәрелгән.

Мисалларны тагын бик күп китерергә булыр иде. Инспекциядә исәптә торучыларга суд иректә калырга һәм гадәти тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә. Ләкин, кызганычка каршы, күпләр аннан файдаланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук тәртибе