Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Берәү дә җәзасыз калмый

Агымдагы елда районда коррупциягә бәйле шактый җинаять очраклары теркәлгән. Җавапка тартылучылар һәм суд тарафыннан җәзасын алучылар исемлегендә вазифаи затлар да, гади кешеләр дә бар. Аларның бер ишләре ришвәт алган булса, икенчеләре шул ришвәт бирүчеләр. Шулай ук вазифаларыннан файдаланып, хокук турындагы тиешле законны бозып, җир участоклары бирүчеләр дә ачыкланган. Мусабай-Завод җирлегендә...

Агымдагы елда районда коррупциягә бәйле шактый җинаять очраклары теркәлгән. Җавапка тартылучылар һәм суд тарафыннан җәзасын алучылар исемлегендә вазифаи затлар да, гади кешеләр дә бар. Аларның бер ишләре ришвәт алган булса, икенчеләре шул ришвәт бирүчеләр. Шулай ук вазифаларыннан файдаланып, хокук турындагы тиешле законны бозып, җир участоклары бирүчеләр дә ачыкланган.

Мусабай-Завод җирлегендә гражданнарга законсыз җир участоклары бирүнең 9 очрагы билгеле булды. Шуның өчен, закон бозучыга җәза буларак, район суды 120 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Кнәз авыл җирлегендә дә шундый ук җинаятьнең 3 очрагы ачыклана. Әлеге факт тикшерү дәрәҗәсендә.

Ришвәт бирү-алу очракларына килгәндә, бу елның гыйнвар башында бер ир-ат М-7 федераль юлында үзен туктаткан Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторына 2 мең сум күләмендә ришвәт биргән. Әлеге адымны ул инспекторның административ хокук бозу турында беркетмәне төзетмәс өчен эшләгән. Моның өчен әлеге иргә суд карары нигезендә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килгән. Икенче берәү, бүлек җитәкчесе вазифасында апрель аенда «Кама» автомобиль сату базарында урнашкан бер кафеда техника теркәтү өчен 20 мең сум күләмендә ришвәт алган. Июнь ае башында әлеге җитәкчегә җинаяте өчен җавап бирергә туры килде, суд белән аңа 200 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Май башында бер ир кеше М-7 федераль юлында үзен туктаткан Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторына беркетмә төзетмәү сәбәбе белән мең сум күләмендә ришвәт бирмәкче булган. Моның өчен аңа шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килгән. Шул ук май аенда тагын бер машина йөртүче ир Чаллы-Сарман юлында үзен туктаткан ЮХИДИ хезмәткәренә акча биреп, җаваплылыктан котылырмын дип исәпләгән. Әмма аның өмете акланмаган. Башкалар кебек үк, аңа әлеге җинаяти гамәле өчен җавап бирергә, штраф түләргә туры килгән.

Июль ахырында «Татарстан» совхозы поселогындагы бер ир Экология министрлыгы белгеченә административ беркетмә төзетмәү өчен 5 мең сум күләмендә ришвәт бирүдә тотылган. Әлеге вакытта бу эш буенча тикшерү бара.

Августта исә янә бер автомобиль сөюче Чаллы-Зәй юлында районның ЮХИДИ бүлеге инспекторына шулай ук беркетмә төземәү өчен акча тәкъдим иткән. Ләкин аңа шулай җиңел генә җаваплылыктан котылырга язмаган. Суд карары белән бу кешегә 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Автомобиль йөртүчеләрнең инспекторларга ришвәт бирүләре гадәти бер күренеш булса, бу елның сентябрь ахырларында Чаллы-Белоус юлында ТР буенча ЮХИДИ инспекторы руль артында булган берәүгә үзе «һөҗүм» итеп, беркетмә төземәү өчен 50 мең сум күләмендә ришвәт сораган. Әлеге вакытта бу очрак буенча да тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук тәртибе