Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата

2015 елда Татарстан мөселманнарына уразаны 20 сәгатьтән артык тотарга туры киләчәк. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Ураза камил булсын өчен шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә сакланырга кирәк. Татарстан Диния нәзарәте Дәгъват бүлеге хәбәр иткәнчә, түбәндәге өч...

2015 елда Татарстан мөселманнарына уразаны 20 сәгатьтән артык тотарга туры киләчәк. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Ураза камил булсын өчен шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә сакланырга кирәк.

Татарстан Диния нәзарәте Дәгъват бүлеге хәбәр иткәнчә, түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;

2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту (укол кадату);

3) якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мактаулы гамәлләр булып санала:

1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау.

2) авыз ачуны соңга калдырмау;

3) изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;

4) изге Коръәнне уку һәм ятлау.

Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу шелтәле санала:

1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;

2) озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;

3) ризык һәм сагыз чәйнәү;

4) берәр азыкка телне тидереп татып карау;

5) авыздан үбү;

6) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;

7) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

1) сатып алыначак малны татып карау;

2) балага ризык чәйнәп бирү;

3) күзгә сөрмә тарту;

4) тешләрне пакъләү;

5) кан алдыру;

6) сөлек салдыру;

7) комган белән госел коену;

8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

http://intertat.ru/tt/din-tt/item/45445.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев