Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Сездән видеоязма – бездән затлы бүләк

Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте Тукай районы мөхтәсибәте райондашларны «Сездән видеоролик – бездән затлы бүләк» дип аталган бәйгедә катнашырга чакыра. Конкурска эшләр видеоролик рәвешендә җибәрелә. Бәйге электрон цифрлы технологияләр кулланып, яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләү һәм үзара элемтә урнаштыру максатларын үз эченә ала.

Бәйгедә катнашу өчен таләпләр:

  • татар телендә булу;
  • озынлыгы 1-3 мин.

Катнашучы видеоязмада үзе белән таныштырырга (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, кайдан булуы) тиеш. Чыгыш шигырь яки хикәяләү формасында булырга мөмкин. Йомгаклау өлешендә киләчәк буынга теләкләр яңгырарга тиеш. «Иманлы, бәхетле булыйк, дуслар!» – дигән сүзләр белән тәмамлау шарт.

Реклама

Катнашучыга таләпләр:

  • 3 -17 яшь;
  • тышкы кыяфәт;
  • матур сөйләү;
  • теманы ачу.

Түбәндәге темаларны алырга мөмкин:

  • «Ислам традицияләре безнең гаиләдә»;
  • «Минем гаиләм – иманлы гаилә».
  • «Мин һәм ислам»;
  • «Мин – әти-әнинең өметле киләчәге»;
  • «Минем мөселманнарга теләкләрем»;
  • «Авылым киләчәге – өметле яшьләрдә»;
  • «Киләчәктә минем дусларым».

Бәйге 1 июльдән 1 августка кадәр уздырыла. Бүләкләү сентябрь аенда була.
Видеороликлар islam-bizaklare@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X