Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Бәйрәмебез тиешле дәрәҗәдә үтсен!

Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов, районыбызда Корбан бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә – ветеринария таләпләрен үтәп уздыру максатын күздә тотып, районыбыз имамнарын киңәшмәгә җыйды. Имамнар каршында чыгыш ясап, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Радик улы Хәйбуллин корбанлык малларның сәламәт булырга тиешлеген ассызыклады. Баш ветеринария табибы корбанлык малларны чалуга карата булган таләпләрне аңлатты.

– Мөселман дөньясы ике олы бәйрәмне – Рамазан гаетен һәм Корбан гаетен көтеп ала һәм тиешенчә бәйрәм итү өчен алдан әзерлек чараларына керешә. Корбанлык мал-туарны үрчетү һәм үстерү өчен, билгеле, айлар-еллар кирәк. Димәк, корбанлык мал асраучылар бу эшкә алдан әзерлек чаралары күрә башлый дигән сүз. Корбанлык маллар сәламәт булырга тиеш. Башка регионнардан кайтарылган маллар (сарыклар һәм тәкәләр) йогышлы чирләргә каршы прививка ясалып, карантин вакытын (утыз көн) үткән булырга тиеш, – диде ул.
Районның баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин шулай ук үз ихаталарында, гаиләләре өчен корбан чалган райондашларга, чалынган малның биологик калдыкларын (башын, тоякларын, эчәкләрен) үләт базына илтергә тиешлекләрен ассызыклап искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев