Якты юл
  • Рус Тат
  • Тормыштан фаҗигале хәл 

    Тормыштан фаҗигале хәл 

    Берәү кыйммәтле машина сатып ала. Берничә көннән, бу кеше өр-яңа машинасын юып йөргәндә, малае машинаның икенче ягында тырыша-тырыша нәрсәдер эшләргә тотына. Бераздан әти кеше малаеның кадак белән өр-яңа машинасын кырганын күреп ала һәм бик нык ачуы килә. Шуннан, үз-үзен белештерми торган дәрәҗәгә җитеп, чүкеч сабы белән малаеның кечкенә бармакларына ачулана-ачулана суга башлый. Бер заман, улының бик каты елаганын искәреп, акылына килә. Караса, малаеның бармаклары сынып, канап беткән... Шуннан соң ул кеше улын тиз генә шифаханәгә алып бара. Табиблар баланың бармакларын саклап калып булмаячагын әйтәләр һәм кисәләр.
    Көн артыннан көн үтә, малай бармаклары үсмәгәнгә кайгыра башлый. Көннәрнең берендә бала әтисе янына килеп, моңсуланып: «Әтием, бармакларым кайчан үсәләр соң?» – дип сорый. Малаеның сүзләре әти кешене тетрәндерә. Ул ишегалдына чыгып китә, машинасына аяклары белән тибә, куллары белән суга. Бераздан, әзрәк тынычлана төшкәч, малае кадак белән кырган җиргә күзе төшә. Анда: «Әтием, мин сине бик нык яратам», – дип язылган була. Бу ир кеше йөрәге әрнүгә һәм үкенеч хисләренә түзә алмыйча, үз-үзенә кул салып дөнья куя. 

    ***
    Җан – кешегә Аллаһ тарафыннан тапшырылган әманәт. Җанны бирүче дә, вакыты җиткәч кире алучы да Аллаһ Үзе. Үз-үзен үтергән кеше Аллаһның әманәтенә хыянәт кылган була. Кеше, нинди генә авыр тормышта яшәсә дә, үз җанына һичкайчан кул салырга тиеш түгел. Аллаһ Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 29нчы аятендә: «Үз-үзегезне үтермәгез. Аллаһ Тәгалә бик миһербанлы Зат бит», – дип әйткән.

     
    ***
    Сабырлык – Аллаһтан, ачу – шәйтаннан. Аллаһ «Мәидә» сүрәсенең 91нче аятендә әйткән: «Шәйтан сезнең арагызда аракы һәм отыш уены белән дошманлыкны һәм ачуландыруны тели. Шәйтан хәмер белән отыш уенында сезне Аллаһны зикер итүдән, намаздан тыярга тели. Әллә сез хәмер эчү белән отыш уенын уйнаудан тыелмыйсызмы?»

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: