31 август 2021 яңалыклары
-
Ветеринарларга бүләк
Казан шәhәрендә ветеринария хезмәткәрләренең hөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды.
-
Хезмәттәге уңышлар бәйрәмдә бәяләнде
Татарстан Республикасы көнен Тукай районында яшәүчеләр Новотроицкое поселогының үзәк паркына җыелып билгеләп үттеләр. Район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм белән котлап тукайлыларга үзенең теләкләрен җиткерде, эшләрендә уңышка ирешкән мәгариф һәм медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
-
Замана – яшьләрнеке
Максатчан, сәләтле һәм ихтыяр көче зур булган яшьләрнеке. Алар бүген үзләре яши торган җирлектә ниләр җитмәвен, нәрсәне үзгәртергә теләүләрен үзләре тәкъдим итә һәм проблеманы чишүдә катнаша.
-
Поселокның хөрмәтле кешесе
Сосновый Бор поселогында катлаулы, әмма мактаулы тормыш юлы үткән хезмәт ветераны Вәсилә Вәгыйзь кызы Әбүзәрова яши. Алтынчы дистәне ваклаган булуына карамастан, кулыннан эш төшерми, гел хәрәкәттә, кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып тора.
-
Ни өчен түләү кире кагыла?
Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан, авыр финанс хәлендә калган булачак әниләрдән һәм ялгызы 8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар алу дәвам итә. Ләкин кайберәүләргә ул түләүләр кире кагыла. Ни өчен?
-
Үзәк дәваханәгә автомобильләрнең тагын бер партиясе кайтты
Тукай районы үзәк дәваханәсенә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазланган машиналарның тагын бер партиясе кайтты. Алар Кече Шилнә, Новый, Иске Теләнче фельдшерлык-акушерлык пунктларына беркетелде. Медицина хезмәткәрләренә машина ачкыларын район башлыгы Фаил Камаев белән дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов тапшырдылар.
-
Эчкән ир-ат юл кырыена төшеп әйләнде
Кызганычка каршы, алкоголь кулланган хәлдә автомобиль йөртү очраклары кабатланып тора.