Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен түләү кире кагыла?

Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан, авыр финанс хәлендә калган булачак әниләрдән һәм ялгызы 8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар алу дәвам итә. Ләкин кайберәүләргә ул түләүләр кире кагыла. Ни өчен? 

Кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийлар:
1. Гаиләдә җан башына керемнең Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумыннан – 9955 сумнан артык булуы. 
Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый: әлеге балага 3 яшьтән 7 яшькәчә чорда түләнгән пособиеләр; 8 яшьтән 16 яшькәчә түләнгән пособиеләр; бер тапкыр күрсәтелә торган матди ярдәм һәм иминият түләүләре; социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар; гариза биргән көнгә 18 яше тулган балага (аерым очракларда – 23 яшь) түләнгән пособиеләр һәм башка төр түләүләр, алиментлар; 18 яшькәчә инвалид баланы яисә тумыштан беренче төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр.
2. Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешесенә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу. Гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә.
3. Гаризада дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар:
а) түбәндәге мәгълүматлар юк: йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы; алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем-фамилиясе.
б) мәгьлүмат дөрес күрсәтелмәгән: баланың СНИЛСы; исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының); баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне; гаилә составы, гаилә хәле турында мәгълүмат.
4. Мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау («нуль керем»). Пособие гаиләдәге өлкән кешеләрнең хезмәт хакы, стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә.
5. Кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү.
6. Мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә соралган документларны 10 эш көнендә бирмәве (мәсәлән: чит дәүләтләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән документларны тапшырмау (туу турында таныклык, суд карары, язылышу турында таныклык), 23 яшькәчә гаилә агъзаларының урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортының көндезге уку бүлегендә укуын раслаучы белешмә һәм башка документлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев