Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк дәваханәгә автомобильләрнең тагын бер партиясе кайтты

Тукай районы үзәк дәваханәсенә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазланган машиналарның тагын бер партиясе кайтты. Алар Кече Шилнә, Новый,  Иске Теләнче фельдшерлык-акушерлык пунктларына беркетелде. Медицина хезмәткәрләренә машина ачкыларын район башлыгы Фаил Камаев белән дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов тапшырдылар.  

Автомобильләр «Беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтүне ныгыту» программасы нигезендә кайтартыла. Әлеге программа «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектындагы сигез төрле юнәлешнең берсе һәм, үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов аңлатуынча, иң мөһиме  булып тора. Машиналарның беренче партиясе июль аенда кайтып, алар Күзкәй, Татарстан совхозы поселогы, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Бәтке амбулаторияләренә, Әҗмәкәй һәм Шелнәбаш фельдшерлык-акушерлык пунктларына беркетелгән иде. Бу юлы кайтканнарының ачкычларын 27 август көнне Кече Шилнә, Новый, Иске Теләнче фельдшерлары кулына тапшырдылар. Ә бер машина поликлиникага беркетеләчәк. Шушы көннәрдә районга тагын ике автомобиль кайтуы көтелә.   
«Лада Ларгус» нигезендә җитештерелгән җиңел машина – тәгәрмәчле мини-амбулатория – беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен көйләнгән. Авырулар йөртү өчен носилка, беренче ярдәм җыелмасы тупланган сумка белән җиһазланган. Аяк-кулларын сындыручыларга тугым (шин) беркетү мөмкинлеге дә кайгыртылган. 
«Фельдшерны йөртә торган гына түгел, ашыгыч ярдәм күрсәтә торган машиналар бу. Кирәк булганда, авыруны дәваханәгә илтергә мөмкин булачак. Яннарына вакытында килеп җитеп, кеше гомерләрен саклап кала алачаксыз – иң мөһиме шул», – диде район башлыгы Фаил Камаев фельдшерларга ачкычлар тапшырганда.  Ул яңа автомобильләрне район сәламәтлек саклау системасын ныгыту һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту чарасы дип бәяләде. 
Ачкыч алган фельдшерларның өчесе дә машина йөртү таныклыгына ия. Моңа кадәр шәхси автомобильләрен файдаланганнар. Нәзилә Нуретдинова – Новый поселогы фельдшеры. 2003 елдан эшли, аның җаваплылыгында – 3 меңгә яакын кешенең сәламәтлеге.  «Эшебез күп.  ФАПта 4 берәмлек штат каралган булса да, санитар белән икәү генә эшлибез, чөнки килүче юк. Поселок зур, ерак араларга йөрергә туры килә. Урын өстендә ятучылар, яңа туган балалар янына барырга кирәк. Ярдәм күрсәтү өчен көйләнгән автомобиль бирүләренә бик сөендек, чөнки ул безгә ышаныч өсти. Эшебез дә җиңеләя төшәр», – ди Нәзилә ханым. 
Лилия Ахунова Яңа Бүләктә яши, Иске Теләнче һәм Октябрь-Бүләк авылларына йөреп эшли. Үзе әйтүенчә, халык саны күп булмаса да, йөрү проблемалырак булган. Фельдшерларның, авырулар янына чыгудан тыш,  профилактика, диспансерлаштыруны оештыру кебек вазифаи бурычлары да бар бит. Айга бер мәртәбә йөри алмаучы авыруларның хәлен беләләр.  «Хәзер кешеләр безне машинабыздан танып та көтеп алачак», – ди Лилия, авыруларның хәлен тагын да ешрак белә алачагына сөенеп. 
«Безнең ФАПка караган территория зур, халык саны да 5 меңнән артып китә. Яңа микрорайоннар үсә бара бит. Транспорт бик кирәк иде, машина бирүләрен ишеткәч тә җиңел булып китте», – дип  шатлануын белдерде Кече Шилнәдә ФАП мөдире булып эшләүче Гүзәл Сафина да. Ул инде 30 елдан артык медицина өлкәсендә, Кече Шилнәдә эшли башлавына да 21 ел.   
Район башлыгы  да, баш табиб та автомобиль ачкычларын алучыларның шатлыкларын уртаклашып, аларга имин юллар, исәнлек-саулык теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев