Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Замана – яшьләрнеке

Максатчан, сәләтле һәм ихтыяр көче зур булган яшьләрнеке. Алар бүген үзләре яши торган җирлектә ниләр җитмәвен, нәрсәне үзгәртергә теләүләрен үзләре тәкъдим итә һәм проблеманы чишүдә катнаша. 

Районда «Мөмкинлекләр вакыты» дигән яшьләр туры үтте. 23 авыл җирлегенең вәкилләре – иң актив 120 яшь кеше Бәтке һәм Новотроицкое авылларына җыелды. Алар, командаларга бүленеп, районда яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен эшләделәр. 
– Безнең яшьләр туры «Авыл көче» дип аталган эшлекле уен рәвешендә оештырылды. 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар аерым авыл җирлекләренең мөмкинлекләрен билгеләделәр. Үзләре яши торган авылларның киләчәген ничек күзаллаулары турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Чынлап та, яшьләрнең тагын 5-7 елдан авылларыбызны нинди итеп күрүләрен белү кызык бит. Әйтик, аларның барысы да диярлек яшьләр өчен очрашу һәм аралашу урыннары булуын тели. Заманча, үзенә тартып тора торган, мини-кафесы да булган ял урыннары кирәк егет-кызларга. Поселокларда, зур авылларда урамда кино карау мөмкинлеге булдырасылары килә. Әлбәттә инде, фотога төшү зонасы да кирәк. Круглое Поле һәм Боерган яшьләре экология мәсьәләләренә игътибарлы булып чыкты. Новотроицкоеда яшәүчеләр авыл туризмын җәелдерү турында тәкъдимнәрен белдерделәр. Моны тормышка ашыру өчен мини-фермалар ачу, атлы туристлык комплексы төзү, балык тоту, чаңгы шуу, квадроциклда йөрү урыннары булдыру кирәклеген дә күрсәттеләр. Калмаш һәм Теләнче Тамак авылларында яшь гаиләләргә ял итү өчен парк зоналары җитмәве әйтелде. Гомумән, без яшьләребезнең үзләре яшәгән авылларның һәм поселокларның бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф түгеллеген күрәбез. Алар фикерле һәм зиһенле, алдагы көннәре турында уйлана беләләр, – дип сөйләде яшьләр туры хакында Тукай районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев. 
Әлеге чара «Яшьләр заманы» республика акциясе кысаларында уздырылды. Акция Татарстан Республикасының барлык муниципалитетларында үтә. Аны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Таатарстан Республикасы мунициапль берәмлекләре советы» ассоциациясе, ТР аграр яшьләр берләшмәсе һәм ТР яшьләр үзәге ярдәме белән оештыра. 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X