Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәттәге уңышлар бәйрәмдә бәяләнде

Татарстан Республикасы көнен Тукай районында яшәүчеләр Новотроицкое поселогының үзәк паркына җыелып билгеләп үттеләр. Район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм белән котлап тукайлыларга үзенең теләкләрен җиткерде, эшләрендә уңышка ирешкән мәгариф һәм медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. 

Тукайлылар бәйрәмне хезмәттә матур уңышлар һәм күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Иң беренче чиратта авыл хезмәтчәннәре уңышлары белән сөендерде. Әйе, ел коры килүгә карамастан, Тукай районы игенчеләре сынатмады. Республика күләмендә һәр гектардан җыеп алынган уңыш күләме буенча алар беренче урынга чыкты. «Бу безнең өчен зур куаныч. Моның артында бик зур хезмәт ята», – диде район башлыгы игенчеләргә рәхмәт белдереп.

Ул: «Без республиканың авыл районнары арасында иң алдынгылардан саналабыз. Шулай булгач, районыбыз, аның тырыш хезмәт кешеләре белән горурланып, алга таба да матур бурычлар куеп, шул бурычларга ирешерлек итеп эшләргә, яшәргә безнең бөтен мөмкинлекләребез дә бар», – дип Тукай районының икътисадтагы уңышларына да тукталды. Республика көне уңаеннан 28 августта башкалабыз Казанда уздырылган олы җыелышта Тукай районының иң алдынгы районнар исемлегендә телгә алынуын әйтте һәм моның республика җитәкчелеге тарафыннан бирелгән югары бәя буларак кабул ителүен белдерде. 
«Барыгызны да чын күңелемнән республикабызның иң матур бәйрәмнәреннән берсе – суверенлык алган көн белән тәбрик итәм. Быелгы елны исән-имин төгәлләвебезне, алда торган бурычларга ирешүебезне телим», – диде Фаил Камаев. 
Аннары ул матур хезмәт күрсәткечләренә ирешкән тукайлыларның берничәсенә бүләкләр тапшырды. Бу көнне Күзкәй мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Майя Рәшит кызы Паллыева «Мактаулы остаз» күкрәк билгесенә ия булды. «Лебедушка» («Татарстан» совхозы поселогы) балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Николаевна Волковага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты бирелде. Район үзәк дәваханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Зөлфия Илмас кызы Дәүләтова Тукай районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Реклама

/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X