31 июль 2026 яңалыклары
-
Күктәк-Мирсәет авылында борынгы кичке уеннар традициясен яңарттылар
Яңа Бүләк авыл җирлегенә керүче Күктәк-Мирсәет авылында чын халык бәйрәме узды. Биредә яшәүче Мингалиевлар гаиләсе — Дилшат һәм Зөлфиянең капка төбендә «Капка төбендә кичке уен» дип аталган милли кичә оештырылды.
-
Алар басуда фронт тоталар
Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу – һәр игенченең намус эше. Район җирлегендә хезмәт куючы аграрийлар шуңа да аяз көннең һәр мизгелен кулланып калырга тырыша.
-
БПЛА һөҗүменнән зыян күргән Круглое Поле кешесенә финанс ярдәме күрсәтеләчәк
Тукай районы депутатлары БПЛА (пилотсыз очу аппараты) һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән Круглое Поле поселогында яшәүче хатын-кызга акчалата ярдәм бүлеп бирүне расладылар.
-
Патшабикә буласың килсә, иреңне патша ит: Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан гаиләне саклау серләре
Бүгенге җәмгыятьтә гаиләләрнең таркалуы иң үткен проблемаларның берсе булып кала, әмма аны чишү юлы мәктәп дәреслекләрендә түгел, ә дини һәм тормышчан акыллыкка таянуда. Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең интервьюсында белдерде. Дин әһеле фикеренчә, аерылышулар санын киметү өчен ир белән хатынга үзара лидерлык өчен көрәшүдән баш тартырга, тормышның үткенлеген аңларга һәм бер-берсен барлык кимчелекләре белән кабул итә белергә кирәк.
-
Татарстанда БПЛА һөҗүмнәре аркасында корбаннар һәм җимерелүләр юк
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Бикләннең тырыш апалары редакциягә бакчадагы могҗиза турында язып җибәрде
Биклән авылында яшәүче тырыш бакчачылар апалы-сеңелле Флүрә Кашапова белән Фәния Шәймәрданова үз бакчаларында чын табигать могҗизасына юлыкканнар. Нәсел тамырлары белән бакчачылык эшенә гашыйк булган уңган апалар быел помидорның бик күп төрле сортларын утырткан. Шушы көннәрдә исә аларның бер куагында гаҗәеп хәл теркәлгән: бер зур помидордан берьюлы дистәдән артык кечкенә помидор үсеп чыккан. Бикләнлеләр әлеге гадәттән тыш яңалык турында кызыклы фотолар белән турыдан-туры безнең редакциягә хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда атна ахырына кадәр яңгырлы һәм уртача җылы һава торышы сакланачак
Бу атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә яңгырлы һәм уртача җылы һава торышы саклана тиеш. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белгечләре моны төбәккә килгән көнбатыш циклоны йогынтысы белән аңлата.