30 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Тагын коронавирус!..
Быел һич көтмәгәндә дөньябызга ургылып килеп кергән коронавирус тормышыбызны астын өскә китереп үзгәртте. Вирусның алай куркыныч буласына башта бик ышанып та бетмәдек. Кызганыч, бик күпләргә тиде ул, тыныч кына яшәп яткан җирдән якыннарыбызны югалттык. Ник шулай соң? Без адәм балаларына Аллаһы трафыннан җибәрелгән сынау микән әллә бу дип уйлаучылар да аз булмагандыр.
-
Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары
Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары
-
Октябрь аена намаз вакытлары
Октябрь аена намаз вакытлары
-
Иң күп язучылар – Яңа поселогында
Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә барысы 1100дән артык тукайлы – укучылар, татарча белгән барлык мәгариф хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм авыллардагы өлкән яшьтәге китап сөючеләр үз белемнәрен сынап карады.
-
#ТукайЯшьләре
25-27 сентябрь көннәрендә районның яшь буын вәкилләре – иң актив, иң креатив 50 егет һәм кыз Иске Дөреш авылының «Балкыш» сәламәтләндерү лагерена җыелды. Форумда 18дән 35 яшькә кадәрге тукайлылар катнашты. Яшьләр форумы – август ахырында башланган акциянең дәвамы. Ул вакытта безнең районга «Яшьләр вакыты» автобусы килгән иде. Анда яшь тукайлыларның 10 проекты буенча фикер алышулар барды. Ахырда Лиана Сафиуллинаның «Яшьләр форумы» дип исемләнгән проекты иң яхшысы дип табылды. Лиана районда яшьләр өчен форумнар уздыру традициясен кайтару яклы. Бу проект барлык кеше тарфыннан хупланды һәм тормышка ашты.
-
Иркенәергә ярамый!
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруы очраклары аз дип, иркенәймәскә кирәклеген искәртте. Элек-кечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.
-
Тукайлылар ярминкәдә
26 сентябрьдә район мәгариф хезмәткәрләре Казанда агросәнәгать паркында үткән ярминкәгә барды.
-
Безнең атлар – беренче!
Республикакүләм «Ат көне»енә багышланган узышларда чиста татар токымлы атлар узышында Чаллы ат спорты мәктәбе коллективы беренче урынга чыкты. Анда «Ярыш» хуҗалыгының чабышкылары тәрбияләнә.
-
Югары бүләк
Хәрби бурычын үтәүдәге казанышлары һәм Россия армиясе сафларында намуслы хезмәте өчен Борды авылы егете – ефрейтор Әмирхан Галиев 2нче дәрәҗә «Сугышчан фидакарьлеге өчен» медаленә лаек булды.