Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын коронавирус!..

Быел һич көтмәгәндә дөньябызга ургылып килеп кергән коронавирус тормышыбызны астын өскә китереп үзгәртте. Вирусның алай куркыныч буласына башта бик ышанып та бетмәдек. Кызганыч, бик күпләргә тиде ул, тыныч кына яшәп яткан җирдән якыннарыбызны югалттык. Ник шулай соң? Без адәм балаларына Аллаһы трафыннан җибәрелгән сынау микән әллә бу дип уйлаучылар да аз булмагандыр. 

Җәмәгать транспортына утырып эшкә килгәндә машина йөртүчегә күзем төште. Кулларында перчатка, авыз-борыны маска белән капланган. Менә бит! Сәламәтлегебез өчен мөһим булган гигиена чараларын да төгәл үти башладык. Әле моңа кадәр кайсыбыз эшкә килү яки өйгә кайту белән иң беренче итеп кул юарга йөгерә иде? Булса да, бик сирәктер. Ә хәзер атлаган саен кул юмыйча йөрүне күз алдына да китермибез. Сәламәтлек турында кайгыртып шулай эшлибез. Әз генә тамак авыртса да хәзер башкаларга йоктырудан куркабыз. Бер-беребезне кайгыртырга да өйрәнеп барабыз. Статусыбызга, кесәбездә ничә сум акчабыз булуга карамастан, бу вирус безне тигезләп куйды, фикер-теләкләрне уртак итте. Әйбернең дә кадере беткән иде. Бер-беребездән уздыра-уздыра мал жыйдык, дөнья кудык. Бактың исә, бәхет өчен алай күп кирәкми икән. Якыннарың исән-сау, өстәлеңдә ипи булуга ни житә!
Сер түгел бит, Икмәк булып икмәкнең дә кадере бетеп бара иде, урамда да аунаттылар аны, подъездда да. Ачлык елларында безнең әби– бабаларыбызның туйганчы ипи ашарга тилмерүләре дә хәтердән чыккан иде. Хәзер әнә, икътисадый кризис янаганда, аларны кат-кат искә төшерәбез. Табигать-Ана бөек ризыкны шулай мыскыл итүләргә дә түзә алмады микән әллә? Явыз вирус килеп чыкты да… уйланырга мәжбүр итте. Яшәүнең дә кадерен белә башладык шикелле, һәр туган көнгә сөенәбез, газизләребезнең исән булуына куанабыз. Тик нишләп адәм балаларының көче җитмәстәй афәт килгәч кенә аңладык соң шуны? Нишләп тормышның, кешеләрнең кадерен белеп, шөкер итә белми яшәдек? Әллә мин ялгышаммы?

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X