30 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул...
-
Дәүләт хезмәтләрен Интернет аша алуның өстенлекләре күп
ТРда яшәүчеләрнең, шул исәптән тукайлыларның да 70 проценты ел ахырына кадәр идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлгән булуы шарт. Бу - күптөрле дәүләт хезмәтләреннән электрон юл белән файдалану дигән сүз. Монда салым инспекциясе, пенсия фонды хезмәтләре дә керә. Әлегә бердәм электрон системада районда яшәүчеләрнең 15 проценты гына теркәлгән. Шуңа...
-
Тукайлылар Сарман трактына кире кайтырмы?
Әлеге сезон уңышка бик мул булды. Шуңа да авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә теләгән һәр нәрсәне сайлап алу мөмкинлеге зур. Узган елдан авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яр Чаллының Сарман трактыннан күчеп, ГЭС бистәсенең Төзүчеләр стадионы каршындагы мәйданда үткәрелә башлаган иде.
-
Бар эштә дә үрнәк ул
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Иске Абдул сөтчелек фермасы терлекчесе Разил Галимҗанов турында күп җылы сүзләр ишеткәнем бар. Хәер, аны үзем дә яхшы беләм. Үткән гасырның 80нче елларында Иске Абдул урта мәктәбен тәмамлап, әтисе Әхтәмҗан абый үрнәгендә «Алга» күмәк хуҗалыгында терлекчелектә эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң да туган авылына кайтып, электәге эшен...
-
Фатыйма Мөхәммәтгарипова: «Йөз яшькә җитеп тә, һаман нәрсәгә булса да өйрәнәм»
Фатыйма Мөхәммәтгарипова Әҗмәкәй авылында туган. Яшь чагында ук үзенең тырышлыгы, чисталыгы белән аерылып торган. Авыл халкы әйтсә - хак әйтер. «Фатыймадан үрнәк алыгыз, гаиләсе ишле булса да, йорт баскычы шул кадәр чиста, ботка ягып ашарлык», - дип әйткәннәр авылдашлары. Әле бүген дә, 102 яшен тутырган, 6 бала үстергән, 12 оныгы,...
-
30 сентябрь – Гашүрә көне
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн - Гашүрә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 30 сентябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә...
-
Октябрь аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.10.2017 03:28 04:02 05:32 11:20 11:20 15:05 17:06 18:47 12:30 02.10.2017 03:30 04:04 05:34 11:19 11:19 15:03 17:03 18:44 12:30 03.10.2017 03:32 04:06 05:36 11:19 11:19 15:01 17:00 18:42 12:30 04.10.2017...