Фатыйма Мөхәммәтгарипова: «Йөз яшькә җитеп тә, һаман нәрсәгә булса да өйрәнәм»
Фатыйма Мөхәммәтгарипова Әҗмәкәй авылында туган. Яшь чагында ук үзенең тырышлыгы, чисталыгы белән аерылып торган. Авыл халкы әйтсә - хак әйтер. «Фатыймадан үрнәк алыгыз, гаиләсе ишле булса да, йорт баскычы шул кадәр чиста, ботка ягып ашарлык», - дип әйткәннәр авылдашлары. Әле бүген дә, 102 яшен тутырган, 6 бала үстергән, 12 оныгы,...
- Әтием көрәшче иде, Сарман, Минзәлә, Чаллы Сабан туйларыннан җиңеп кайта иде. «Кара урман» җырын ярата иде, җырлаганын ишетеп, без аны капка төбенә каршы алырга чыга идек. Гомере кыска булды шул, әнием 38 яшендә 6 бала белән тол калды. Миңа 10 яшь иде. Әни безгә җил-яңгыр тидермичә үстерергә тырышты, ләкин ятимлек сизелми калмады. Яшьтән үк эшләдек тә, эшләдек. Без эшләми кем эшләсен?
20 яше тулгач, Фатыйма Сәхәбетдин Мөхәммәтгариповка кияүгә чыга. Бер-бер артлы ике малай, дүрт кыз туа.
- Этеп җибәрү түгел, тырнак белән дә чиртмәде, илле елдан артык бергә тордык. Әйбәт кеше булды, теге дөньяга да җиңел генә, йоклаганда китеп барды, - дип искә төшерә тормыш иптәшен Фатыйма әби.
Сүзгә 77 яшьлек кызы Мөнәҗия һәм 75 яшьлек улы Гайсә кушылалар:
- Бөтен кеше дә безнең әти-әни кебек булсын иде! Алар бик дус, тату яшәделәр. Бер көнне әти, ялгыш кына өсләренә әйбер каплап, йөз чебине үтергән. Бер сүз әйтмичә, иртүк ул Чаллыга чыгып китә, тагын йөз чеби алып кайта, әнине көяләндермәскә тырышкан инде.
Сугыш елларында шушы ике баласын ничек ачлыктан саклаганын Фатыйма әби сөйләде:
- Ишле гаиләләрдәге балалар ачка интегәләр иде, үлүчеләр дә булды. Бер көн «булнискә» алып китәрләр иде, икенче көнне, үлде дип, кайтарырлар иде. Аның бит әле алып кайтырга аты да юк. Ничек итсәм иттем, балаларны ач тотмадым. Сыер асрадык, арыш тарттырып, он сатып, тана алып кайттым, ике кәҗәм бар иде. Сөт эчеп, бәрәңге ашап үстеләр. Аллага шөкер, балаларым әйбәт кеше булдылар. Киленнәремне дә үз кызларым кебек күрәм, алар да мине якын итәләр. Хәзер инде мин үзем балалар тәрбиясендә, чиратлашып карыйлар. Авыл халкы да мине хөрмәт итә, Коръән укырга, мәетне озатырга чакыралар. Һәр эшнең үзенең тәртибе бар, өйрәтәм инде белгәннәремне. Әле мин үзем йөз яшькә җитеп тә, һаман өйрәнәм.
Быел Фатыйма әби ике якын кешесен - сеңлесе Хәлимәне һәм кызы Шәмсияне соңгы юлга озаткан. Ул әкрен генә үзе язган җырларын көйли:
Алсу иде йөзләрең,Сөрмәле иде күзләрең,Сандугач теледәй иде«Әнием» дигән сүзләрең.И, Ходаем, беләсең битКартлыкның авырлыгын.Бирсәң иде, Ходай, безгәПәйгамбәрләр сабырлыгын.
- Сабыр булырга тырышам, сабырлык үзе бер бәхет. Кыз чагымнан ук туганнарыма гына түгел, күрше-тирәгә, сукыр, хәлсез әби-бабайларга ярдәм итеп, ризык кертеп тордым, алар миңа «Озын гомерле, бәхетле бул, кызым», - дип теләп калалар иде. Бәлки, шул кешеләрнең догалары кабул булгандыр, - дип әйтә Фатыйма әби.
Сентябрь аенда 102 яшен тутырган Фатыйма әби әле үз аягында йори. Шулай аек акылыңны саклап, балаларыңның игелеген күреп яшәү - үзе бер бәхет. Фатыйма Мөхәммәтгарипова үзенең сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге белән шушы көннәрне күреп яшәү бәхетенә ирешкәндер. Сизелеп тора, Фатыйма әбинең гаиләдә абруе зур, урыны түрдән. Алдагы көннәре дә шундый матур, тыныч үтсен, туганнарына гына түгел, безнең барыбыз өчен дә кадерле кеше булып яшәвен теләп калабыз!
Гөлназ Таипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев