Бар эштә дә үрнәк ул
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Иске Абдул сөтчелек фермасы терлекчесе Разил Галимҗанов турында күп җылы сүзләр ишеткәнем бар. Хәер, аны үзем дә яхшы беләм. Үткән гасырның 80нче елларында Иске Абдул урта мәктәбен тәмамлап, әтисе Әхтәмҗан абый үрнәгендә «Алга» күмәк хуҗалыгында терлекчелектә эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң да туган авылына кайтып, электәге эшен...
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Иске Абдул сөтчелек фермасы терлекчесе Разил Галимҗанов турында күп җылы сүзләр ишеткәнем бар. Хәер, аны үзем дә яхшы беләм. Үткән гасырның 80нче елларында Иске Абдул урта мәктәбен тәмамлап, әтисе Әхтәмҗан абый үрнәгендә «Алга» күмәк хуҗалыгында терлекчелектә эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң да туган авылына кайтып, электәге эшен дәвам итә. Көн тууга фермага барып, малларны туендыручы, азык төяп кертүче, асларын чистартучы, җәен малларны көтүче, үз эшен яратып башкаручы терлекче ул. Һәркөн ферма малларын карап, 35 ел узып та киткән. Үзенең дә матур юбилеен - 50 яшен дә тутырган. Хатыны Римма белән тату гына яшәп, ике бала үстергәннәр. Тормышлары яхшы, йорт-җирләре төзек, каралты-кураларын да яңартып торалар. Утарында атлар тота, ашатып-симертә торган үгез бозаулар, сарыклары да күп. Яшелчә, җиләк-җимешләр үстерүгә дә һәвәскәр Разил белән Римма. Разилнең әнисе Әсфия әби, тормышның ачысын-төчесен күп күргән карчык, бүгенге мул тормышлары, шатланып яшәүләренә сөенеп туя алмый. Быел ул 91 яшен тутырды. Улы һәм килене тәрбиясендә яши. Заманында колхозның алдынгы терлекчесе булган. Шуны әйтәсе килә, Разилнең икенче күркәм шөгыле - спортны яратуы. 120 кило авырлыгындагы көрәшче Разилга тирә-якта көндәшләр юк диярлек. Заманында Раббани Шәриповтан гына калышкандыр. Гер күтәрү ярышларында да алдынгылыкны тоткан спортчы. Киң күңелле, кешеләргә булышуы өчен дә яраталар Разилне авылдашлары.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев