Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукайлылар Сарман трактына кире кайтырмы?

Әлеге сезон уңышка бик мул булды. Шуңа да авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә теләгән һәр нәрсәне сайлап алу мөмкинлеге зур. Узган елдан авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яр Чаллының Сарман трактыннан күчеп, ГЭС бистәсенең Төзүчеләр стадионы каршындагы мәйданда үткәрелә башлаган иде.

Тукай районы җитештерүчеләре өчен дә урын шуннан билгеләнде. Ләкин бу тукайлылар өчен шактый уңайсызлыклар тудырды. Беренчедән, Яңа шәһәр ягындагы авыллардан ГЭС бистәсенә кадәр килеп җитү ерак, шуның белән бәйле рәвештә юл чыгымнары да арта. Икенчедән, Төзүчеләр стадионы янында сатып алучылар аз. Күпләр әлегә ярминкәнең яңа урынын белеп тә бетерми, кемнәрдер анда йөрергә теләмиләр дә. Бу мәсьәлә район хакимиятендә үткән киңәшмәдә дә күтәрелде. «Әлеге мәсьәлә буенча шәһәр җитәкчелеге белән сөйләшеп карарбыз, - дип белдерде район башлыгы Васил Хаҗиев. - Ләкин бу атнада әле ярминкә шунда - Төзүчеләр стадионы янында үтәчәк. Без район җитештерүчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны ярминкәләргә һәр атнада килергә чакырабыз. Аеруча бәрәңге һәм башка яшелчә үстерүчеләр актив чыксыннар. Чөнки шәһәр халкы бу төр продукцияне күпләп сатып алу өчен нәкъ менә ярминкәләрне көтә», - диде ул.

Ярминкәгә ничек килергә?

Сатып алучыларга ничек алданмаска һәм сатучыларга ярминкәгә ничек килергә икәнен Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Александр Литвинов аңлата.

Иң төп таләп - продукция сәламәт хуҗалыктан, сәламәт малдан алынган булырга тиеш. Ярминкәгә сатуга ит алып чыгучыларга мәҗбүри рәвештә ветеринар-санитар тикшерүе узарга кирәк. Бу очракта мал түшкәләренә махсус билге - клеймо сугыла. Мал суелган җирдә үк әлеге документларны алу мөмкинлеге булмаса, аны базарларда, яисә якындагы район лабораторияләрендә узып була. Моның өчен малның йөрәген, бавырын, бөерен, талагын һәм башын да алып килергә кирәк.

Ярминкәдә сату һәм ит чабу урыннарының чиста булуына игътибар итегез. Сатучы өстенә халат яки алъяпкыч, кулларына махсус җиңсәләр кигән, башында чәчләре каплаулы булырга тиеш. Ит чабу, кисәкләргә бүлү һәм сатып алучыга төреп бирү өчен бар кирәк-яраклар әзер булуы да мөһим. Шулай ук ит чабучының кулларында җәрәхәтләр булмавына да игътибар итү мәслихәт. Кулларны юу, сөртү өчен юынгыч, тастымаллар булуы зарур.

Сату урынында ашау, тәмәке тарту тыела. Вак сөякләрне, башка калдыкларны җиргә ташларга ярамый, моның өчен махсус чиләк торырга тиеш.

Сатып алучылар исә ит алганда итчеләрнең каян килүләре, ветеринар-санитар документлар белән танышырга, итнең, сату урынының, сатучының тышкы кыяфәтен карарга тиешләр. Әгәр болар сездә ризасызлык тудыра икән, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә бу турыда хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Сакчыллыкның иминлек нигезе икәнен исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев