Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләрен Интернет аша алуның өстенлекләре күп

ТРда яшәүчеләрнең, шул исәптән тукайлыларның да 70 проценты ел ахырына кадәр идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлгән булуы шарт. Бу - күптөрле дәүләт хезмәтләреннән электрон юл белән файдалану дигән сүз. Монда салым инспекциясе, пенсия фонды хезмәтләре дә керә. Әлегә бердәм электрон системада районда яшәүчеләрнең 15 проценты гына теркәлгән. Шуңа...

ТРда яшәүчеләрнең, шул исәптән тукайлыларның да 70 проценты ел ахырына кадәр идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлгән булуы шарт. Бу - күптөрле дәүләт хезмәтләреннән электрон юл белән файдалану дигән сүз. Монда салым инспекциясе, пенсия фонды хезмәтләре дә керә. Әлегә бердәм электрон системада районда яшәүчеләрнең 15 проценты гына теркәлгән. Шуңа күрә бүген дәүләт хезмәтләрен Интернет аша алуны популярлаштыру бурычы куела. Электрон хезмәтләрдән файдалануның өстенлекләре бик күп. Бердән, оешмаларга барып йөрисе, озын чиратларда торасы түгел - бу вакытны янга калдыру дигән сүз. Кабул итүгә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында языласың һәм шул сәгатькә генә киләсең.

Интернет аша күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең исемлеге киң. Гаризаларны портал аша биргәндә дәүләт пошлиналары да ташлама белән түләнә. Мәсәлән, машина йөртү таныклыгы алу яки алыштыру, транспорт чарасын теркәү, иске төрдәге чит ил паспорты алу өчен 2000 урынына 1400әр сум, яңа төрдәге чит ил паспорты алу өчен 3500 урынына 2450 сум, РФ гражданины паспорты алу өчен 300 урынына 210 сум, язылышуга гариза биргән өчен 350 урынына 245 сум түлисе була. ЕСИА системасында теркәлгән тукайлылар Интернет аша гына салымнар суммасын карый һәм аны түли , керемнәр турында декларация тапшыра, салым вычетын кайтара, пенсияне билгеләүгә һәм өйгә китерүгә гариза яза, баланы бакчага урнаштыру өчен чиратка баса, бакчага түләгән акчадан компенсация кайтара, торак-коммуналь түләүләрдән субсидия кайтара, баланы мәктәпкә, техникум-колледжларга кертү өчен гариза бирә, табибка языла, ЮХИДИ штрафларын карый һәм түли һәм башка бик күп төрле хезмәтләрне башкара ала.

Дәүләт хезмәтләреннән Интернет аша файдалануны популярлаштыру, теләүчеләргә анда теркәлергә ярдәм итү максатыннан районда белгечләр йортлар буйлап та йөриячәкләр. Бу эшкә авыл җирлегендә эшләүчеләр, мәдәни, социаль хезмәткәрләр, ветераннар советлары вәкилләре җәлеп ителә. Авыл халкы шиккә калмасын - өй ишеген шакучылар барысы да белгән кешеләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев