29 июнь 2018 яңалыклары
-
Чит ил журналистлары Татарстан халыкларының Дуслык йорты флешмобын дәвам итте
Флешмоб чемпионат хөрмәтенә төрле милләт вәкилләренең дус яшәүләрен чагылдыру максатыннан оештырылган.
-
Әлфия Авзалованың тәмле итеп эчәге кыздырып ашатканын хәтерлим
Әлфия апаны халык җырчысы диләр иде.
-
Су шаярганны яратмый
Җәй – су коену чоры. Ниһаять, июнь аеның салкын көннәре артта калды, кояш көннән-көн ныграк кыздыра, халык бу көннәрдә күпләп су буйларына агыла. Ләкин, кызганычка каршы, күпләр үзләрен суда яки сулыклар янында ничек тотарга кирәклеген белми, куркынычсызлыгы турында уйламый. Әле сезон башланып атна-ун көн генә үтте, инде судагы фаҗигаләр турында хәбәрләр килә башлады.
-
Банк картасындагы акчаларны югалтмас өчен нишләргә?
Казандагы бер уку йорты студенты Айдар өчен банк картасы ярдәмендә түләүләр башкару, интернет аша товар сатып алу – гадәтләнелгән эш. Исәп-хисап счетын исә ял көннәрендә акча эшләгәндә ул үзе тулыландыра яисә студент егеткә әти-әнисе ярдәм итә.
-
Айгөл Әхмәтгалиева белән очраштык
«Иҗатын бик яратабыз. Үзе турында да тулырак беләсебез килә. Кайдан илһам алып бетерә дә, әсәр, юл язмасы геройларын кайлардан гына таба икән Айгөл?» – дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булганга күрә, китапханәбездә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үткәрергә уйладык.
-
Имтихан нәтиҗәләре узган елдан яхшырак – кичәге укучылар бүген студент булырга җыена
Ниһаять, куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары, чыгарылыш кичәсе мәшәкатьләре артта калды. Кулларына аттестатлар алып, мәктәп тәмамлаучыларның таралышыр көннәре җитте. Хәзер кичәге мәктәп укучылары үзләре теләгән уку йортларына документларын тапшыру белән мәшгуль.
-
Хезмәтләрнең 70 проценттан артыгы электрон юл белән башкарыла
Район ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2017 елда бездә гражданлык хәле турында барысы 1143 акт теркәлгән. Аларның 389ы – туу турында, 445е – үлү турында, 130ы – өйләнешү, 99ы – аерылышу, 4есе – баланы уллыкка һәм кызлыкка алу, 58е – ата булуны билгеләү, 18е исем алыштыру турында. Бу хезмәтләрнең 70 проценттан артыгы электрон юл белән башкарылган.
-
Кош гриппы теркәлгән
Ветеринар һәм фитосанитар федераль хезмәте А Н5 төре белән билгеләнә торган кош гриппы теркәлүе турында хәбәр итә. Вирусның беренче очрагы 16 июньдә Самара шәһәре ветеринария лабораториясендә ачыклана. Грипп Самара өлкәсе Большеглушицкий районында шәхси ихатада үлгән йорт тавыгында табыла.
-
Бүген – Яшьләр көне
Район авыл җирлекләрендә бүген Яшьләр көне уңаеннан күңел ачу чаралары уза.
-
Хезмәт хакын вакытында түләмәүчеләргә – җинаять җаваплылыгы
Мәшгульлекне рәсми булмаган рәвештә алып баручы, хезмәт хакын вакытында түләмәүче эш бирүчеләр җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр.
-
Сөт продукциясенең чын составын смартфон аша ачыклый торган сылтама тәкъдим ителде
Рөстәм Миңнехановка сөт продукциясе турында QR код аша мәгълүмат алу турында сөйләделәр.
-
Хезмәт кенәгәләре 2020 елдан электрон форматка күчә
Эш бирүчеләр кәгазь ведомость алып барачак, кәгазь форматта кенәгә булдырырга теләүчеләр өчен традицион алым сакланачак.
-
Татарстанда 33 градуска кадәр җылы булачак
Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Интернетта кулланучыларның электрон хәбәрләрен ярты ел саклаячаклар
Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, мәгълүмат таратуны оештыручылар текстлы, тавышлы мәгълүматны, рәсем, видео һәм башка электрон хәбәрләрне саклаячак.
-
Бабайлар әйткән : “Бал кортлары уйный-уйный очсалар, аяз һава торышы булыр ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ