Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Имтихан нәтиҗәләре узган елдан яхшырак – кичәге укучылар бүген студент булырга җыена

Ниһаять, куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары, чыгарылыш кичәсе мәшәкатьләре артта калды. Кулларына аттестатлар алып, мәктәп тәмамлаучыларның таралышыр көннәре җитте. Хәзер кичәге мәктәп укучылары үзләре теләгән уку йортларына документларын тапшыру белән мәшгуль.

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда күпкә югары
Имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, узган ел белән чагыштырганда алар күпкә югары. Район буенча рус теленнән уртача күрсәткеч – 74,2 балл, узган ел 71 иде. Республикада быел бу фәннән уртача күрсәткеч – 74 балл. Районда әлеге фән буенча югары нәтиҗәләргә 30 укучы иреште, алар 98әр балл җыя алды. Математиканың юнәлешле төре буенча унберенчеләр быел уртача 58,4 балл җыйдылар, былтыр исә бу күрсәткеч 52 балл булган. Республика буенча математикадан уртача балл – 57,5. Әлеге фән буенча районда 4 бала 80нән артык балл җыйды. Сайлап алган фәннәргә килгәндә, мәсәлән, информатикадан уртача күрсәткеч – 75,75 балл. Узган ел 51,8 генә булган. Республика буенча – 66,9 балл. Информатика фәненнән Биклән авылы мәктәбе укучысы 94 балл туплый алган. 100 баллы уңышка ирешүче укучылар булмаса да, унберенчеләр арасында аттестат алырлык баскычны үтә алмаучы юк. Районда унберенчене тәмамлаган 83 укучы да гомуми урта белем аттестатын алды. 17се Россия Федерациясе медальләре белән чыкты. Бу балалар Бәтке, Биклән, Комсомолец, Кнәз, Круглое Поле, Кече Шилнә, Мәләкәс, Мусабай-Завод, Түбән Суык-Су, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Яңа поселогы мәктәпләреннән.
Теләнче Тамак мәктәбендә – 80нче чыгарылыш
Без үзебез Теләнче Тамак авылының чыгарылыш кичәсендә булдык. Быел әлеге мәктәптә унберенче сыйныфны – 7, тугызынчыны 16 укучы тәмамлады. 100 еллык тарихлы мәктәпнең быел 80нче чыгарылышы. Быел мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар өчен чыгарылыш кичәсе гомерлеккә күңелләренә уелып калыр, мөгаен. Чөнки бик күңелле, чыннан да, истә калырлык булды ул. Түрдә басып торучы егет-кызлар ул көнне мәктәп директоры Лилия Исхакова кулыннан өлгергәнлек аттестатлары алдылар. 
Укучыларның берсе – Илфира Сагуманова бишле билгеләре генә куелган аттестатка һәм алтын медальгә лаек булды. Матур итеп киенгән, йөзләрендә елмаю балкыган егет-кызларларга мөстәкыйль тормышка фатиханы һәм үгет-нәсихәтләрен авыл җирлеге җитәкчелеге, укытучылар һәм әти-
әниләр бирде. Балалар да үз чиратларында аларга олы рәхмәт хисләрен белдерделәр. Чыгарылыш кичәсендә матур җырлар тыңлап, укытучылар, әти-әниләр, балалар бергәләп чәй өстәле янында да сыйландылар, соңыннан табигатькә дә чыктылар.
Мәктәп белән саубуллашу ничә сумга төшә?
Чыгарылыш кичәсе гадәттә ике өлештән тора: мәктәптә тантаналы чара, аннары кая да булса барып күңел ачу, ял итү. Икенче өлешне шәһәрнекеләр, гадәттә, ресторанда, кафеда уздыралар, соңгы елларда бәйрәм өчен коттедж сайлаучылар, базаларда табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр дә күбәйде. Билгеле, авыл җирендә чыгарылыш кичәсе күпкә гадирәк уза. Мәктәптәге кичәдән соң, гадәттә, табигатькә чыгалар.
Быел үземнең сеңлем унберенче сыйныфны тәмамлаганга күрә, бу мәсьәлә белән якыннан танышырга туры килде. Күлмәк табу проблемасы авыр булмады, сеңлем бер ай алдан шәһәрнең бер базарыннан 1200 сумга күлмәк алып куйган иде. Шуны әйтәсе килә, әлеге базарда бик кыйммәт булмаган, шулай да тышкы кыяфәте игътибарга лаек күлмәкләр табып була. Туфлине 1 мең сумга алдык. Билгеле булганча, хәзер шәһәрдәге сыман авыл җирендә дә прическа, тырнак, керфек ясаталар. Истәлекле көн булгач, барысы да тиешенчә булсын дип, ата-ана моңа ризалаша. Дөрес, һәркем юрганына карап аяк суза. Безнең очракта, сеңлемнең тырнагын өйдә кабул итә торган остада ясату 1000 сумга төште, керфекләрен үстерү – 1400 сум. Битне бизәндерү, чәчкә прическа ясауны үз өстемә алдым. Бик килешле килеп чыкты. Ә сеңлемнең классташ кызына әлеге матурлык 3000 сумга төшкән. Фотоальбомга бу елны заказ бирмәделәр, 9нчы сыйныфта бергә төшкәне дә бар бит әле, диделәр. Фотограф, операторлар да чакырылмады, һәркемдә фотоаппарат, телефон бар. Укытучыларга бүләкләргә, кирәк-яракларга 2600әр сум җыйдылар. Гомумән, чама белән авыл җирендә чыгарылыш кичәсе 5-7 мең сумга төшә.
Бюджет урыннары 
5 процентка аткан
20 июньнән барлык уку йортларында кабул итү кампаниясе старт алды һәм ул 6 августка кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган брифингта быел югары уку йортларында 16531 бюджет урыны барлыгы әйтелде. Узган ел белән чагыштырганда, бу 5 процентка артыграк. Югары уку йортында көндезге (очный) формада белем алуның бер елы быелдан уртача 140-160 мең сумга төшәчәк, диелде брифингта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев