Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт продукциясенең чын составын смартфон аша ачыклый торган сылтама тәкъдим ителде

Рөстәм Миңнехановка сөт продукциясе турында QR код аша мәгълүмат алу турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сөт продукциясе турында QR код аша мәгълүмат алу турында сөйләделәр. Смартфон аша пакеттагы сөт составын ачыклап булачак.  Биектау районының "Касымов" сөт комбинаты "Бәрәкәтле" бренды белән чыгара торган сөт продукциясе бүген Лаешта "Татарстанда кыр көне-2018" агротехник күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.

Моны авыл хуҗалыгы тармагында цифрлы трансформациянең бер мисалы дияргә була. QR кодны смартфон камерасы аша "укып", продукция турында тулы мәгълүмат килеп чыга. Шушы иннновацияне кертүче "Агроинновации" ширкәте вәкилләре әйтүенчә, сөт продукциясе җитештерелү нечкәлекләре турында тулы "тарих"ны белеп була. "Төргәге, завод фотосы; продукциянең кайсы нәселле, күпме сыердан алынганы; җитештерелгән, савылган, эшкәртелгән, озатылган вакыты куелган. Бу - коры сөт түгел, табигый продукт. Без азык- төлек куркынычсызлыгын кайгыртабыз, ә ул иң беренче чиратта балаларга кагыла, чөнки балалар сөт эчә. Башта сынау рәвешендә иде, хәзер производствога кертеп җибәрәбез", - дип белдерде компания вәкиле.

Ул бу сөтне җитештерүдә Саба, Арча, Әтнә районнары катнашканын әйтте. "Безнең бурыч - кешеләрнең "коры" сөт эчмәве", - диде.

Ширкәт вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан, продукцияне сурәткә төшереп, Инстаграмга куюны сорадылар. Президент, монда Интернет начар тота, дисә дә, егетләргә каршы килмәде. Вәкилләр санаулы секундлар эчендә шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән дә фотога төшәргә өлгерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев