Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Әхмәтгалиева белән очраштык

«Иҗатын бик яратабыз. Үзе турында да тулырак беләсебез килә. Кайдан илһам алып бетерә дә, әсәр, юл язмасы геройларын кайлардан гына таба икән Айгөл?» – дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булганга күрә, китапханәбездә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үткәрергә уйладык.

«Баланнарда бал тәме», «Синең өчен яшим», «Сагынган чакларымда», «Ак читек» һәм башка повестьлар, пьесалар, хикәяләр авторы китап дөньясында үзен ниләр борчуын, татар телен саклап калырга кирәклеген йөрәк түреннән чыгарып сөйләде ул, әсәрләрнең прототипларын да әйтеп үтте. Гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, аерылулар, югалтулар, бәхетсез мәхәббәт – гомумән, адәм баласының башыннан нинди генә язмышлар узмаган. Әнә шулар хакында Айгөл ханым китапларында һәр сүзнең егәрен, тәмен белеп яза. Сурәтләүләре хатын-кызның күңел йомшаклыгы, ана кешенең җан җылысы белән сугарылган.
Йомшак, ягымлы тавышлы, искиткеч мөлаем ханымны тамашачылар тын да алмый тыңлап утырдылар. Теләнче-Тамак, Мусабай-Завод, Яңа Бүләк, Иске Дөреш авыллары китапханәчеләре үзләренең чыгышларында Айгөл ханым турында татар язучыларының язмаларын укып үттеләр. Гөлнур Хәертдинова башкаруында язучының шигырьләрен дә тыңладык.
Гомумән алганда, Айгөл ханымның кайсы гына әсәрен алсак та, барысы да яратып, йөрәк түреннән үтеп язылган. Шундый китапларны тамашачылар сатып алу бәхетенә дә иреште. 
Мондый эчтәлекле очрашудан соң, Айгөл Әхмәтгалиеваның китапларын сорап китапханәгә килүчеләр күбәйде. Без китапханәчеләр өчен бу зур сөенеч. Чөнки күңел түреннән чыгып язылган әсәрләр үз укучыларын табарга тиеш, дип яза Теләнче-Тамактан баш китапханәче Рамилә Сәгъдиева.

Фото Рәмилә Сәгъдиева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев