Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – Яшьләр көне

Район авыл җирлекләрендә бүген Яшьләр көне уңаеннан күңел ачу чаралары уза.

Алар биш зонада үткәрелә. Кече Шилнә авылына Ильбухтино белән Олы Шилнәдән җыелалар. Яңа поселогының «Мәхәббәт» паркында Калмаш, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы, Әҗмәкәй, Күзкәй, Иске Байлар, Яңа Байлар, Калмия, Боерган, Таулар яшьләре килә. Теләнче Тамак авылы мәдәният йортында Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Казаклар, Таулык, Мусабай Завод, Ташкичү яшьләре күңел ача. Круглое Поле поселогының «Тимер юлчылар» паркында Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Иске Җирекле, Иштирәктән җыелалар. Түбән Суыксу авылы ял паркында Борды, Бордыбаш, Новотроицкое, Күперле, Югары Суыксу, Куады һәм Комсомолец яшьләре бәйрәм итәчәк. Ә Татарстан поселогы мәдәният йортында Шилнәбаш, Иске Абдул, Мерәс, Сәмәкәй, Сәет авылларындагы яшьләр үзләренең көнен билгеләп үтәчәк, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге.
Күңел ачу чаралары кичке 5тә башлана. Программада спорт уеннары, мастер-класслар һәм концерт чыгышлары каралган. Кичке тугыздан соң яшьләр өчен дискотека булачак. 18+.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев