29 март 2017 яңалыклары
-
«Яз гүзәле» конкурсында катнашучылар өчен Германиядән, хәтта Индиядән дә тавыш бирәләр
Газетабызның рәсми сайтында (http://tukai-rt.ru/) инде ике атна дәвамында «Яз гүзәле» конкурсында катнашучылар өчен актив тавыш бирү бара. Бүгенге көндә беренчелектә Айгүзәл Нуриева, Илүзә Газизова, Эльвина Борһанова, Наилә Мәхмүтова һәм Миләүшә Галиева баралар. Әйтергә кирәк: Айгүзәл Нуриева белән Илүзә Газизова өчен 3 меңнән артык кеше тавыш бирергә өлгерде инде. Хөрмәтле газета...
-
Калмаш кызы Зөһрә Сәгыйрова – Клара Булатова исемендәге премия лауреаты
Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы Калмаш авылы кызы Зөһрә Сәгыйрова укучыларның һәм студентларның Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгедә яшьләр поэзия, проза, драматургия юнәлешләрендә иҗат итүчеләр, Клара Булатованың иҗатына кагылышлы фәнни эшләрен тәкъдим итте. Чара уздырылган еллар дәвамында җиңүчеләрнең әсәрләре...
-
Бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылды
Кече Шилнәдә яшәүче гаиләгә килгән олы кайгы турында бу көннәрдә Интернет челтәрендә күп язылды. Фаҗига 22 март көнне булган иде. Күкрәк турыннан кан агып торган 6 яшьлек малайны ул көнне Яр Чаллының 5нче поликлиникасына әтисе алып килә. Медицина учреждениесе хезмәткәрләре сабыйның гомерен саклап калу өчен күп көч куйсалар да, аны...
-
Район Советының XIII утырышы үтте
27 мартта Тукай муниципаль район Советының унөченче утырышы үтте. Анда «Татагрохимсервис» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин, «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы вәкиле Расим Садыйков, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты....
-
Пенсионер юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән
25 март көнне район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Сәгать 12 тулганда Яр Чаллы - Водозабор - Яңа поселогы юлында «ГАЗ 4616» машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Гранта» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның 60 яшьлек ир-ат йөртүчесе күп төрле тән җәрәхәтләре белән больницага эләгә. Сәгать...
-
Фермер Минталип Миңнеханов язгы кыр эшләрендә бәрәңге утырту һәм бөртеклеләрне чәчүдә яңа техника кулланачак
Тагын бер кавым вакыт узар һәм иген басулары тракторлар гөрелтесенә күмелер. Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу чор - язгы кыр эшләре башланыр. Әлеге җаваплы чорга әзерлекнең торышы белән кызыксынып, без Иске Җирекле авылында урнашкан «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булып кайттык.
-
Район газетасына арзанрак чакта язылып калыгыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. Сез дә яраткан «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 31 мартка кадәр иске бәядән язылып калырга ашыгыгыз. Газетаны почта аша алдыручылар өчен алты айга язылу бәясе - 620 сум 70 тиен, аерым җомга санын гына алдырганда 505 сум 56 тиен. Ә...
-
Бәйрәмгә чакырабыз
29 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Чирмешән якташларының очрашу кичәсе үтә. Аның кысаларында 17 сәгатьтә Мәләкәс елгасы яры буенда урнашкан «Утыз Имәни» мәчетендә вәгазь, намаз уку, 18 сәгатьтә исә «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында очрашу кичәсе уздыру каралган. Очрашуга Казан, Түбән Кама, Әлмәт якташлары килүе көтелә. Керү ирекле. Белешмәләр өчен...
-
Тукай районында пенсия яшенә кадәр 70тән артык ир-ат, 17 хатын-кыз яши алмаган
2016 елда районда Тукай районында 467 кешенең үлеме теркәлгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 75кә кимрәк. Үлүчеләр арасында ир-атлар - 239, хатын-кызлар - 228. Ир-атлар күбрәк үлә һәм аларның яше дә елдан-ел кими бара.40 яшенә кадәр 20 ир-ат, 6 хатын-кыз яши алмаган. 30 процент, яисә 70тән артык ир-ат пенсия яшенә...