Тукай районында пенсия яшенә кадәр 70тән артык ир-ат, 17 хатын-кыз яши алмаган
2016 елда районда Тукай районында 467 кешенең үлеме теркәлгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 75кә кимрәк. Үлүчеләр арасында ир-атлар - 239, хатын-кызлар - 228. Ир-атлар күбрәк үлә һәм аларның яше дә елдан-ел кими бара.40 яшенә кадәр 20 ир-ат, 6 хатын-кыз яши алмаган. 30 процент, яисә 70тән артык ир-ат пенсия яшенә...
2016 елда районда Тукай районында 467 кешенең үлеме теркәлгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 75кә кимрәк. Үлүчеләр арасында ир-атлар - 239, хатын-кызлар - 228.
Ир-атлар күбрәк үлә һәм аларның яше дә елдан-ел кими бара.40 яшенә кадәр 20 ир-ат, 6 хатын-кыз яши алмаган. 30 процент, яисә 70тән артык ир-ат пенсия яшенә - 60 яшькә кадәр җитә алмаган. 2015 елда бу күрсәткеч 32 проөент тәшкил иткән. Хатын-кызлар арасында пенсия яшенә кадәр вафат булучылар - 17.
Хатын-кызлар арасында үлем 60 яшьтән соң арта. Уртача алганда хатыннар ирләреннән башка ялгызлыкта 10-15 ел яшәргә мәҗбүр. Кызганыч, тик балалар арасында да үлем очраклары бар. 20 яшькә кадәрге 4 малай, 3 кыз вафат булган, дип хәбәр итә Тукай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев