Калмаш кызы Зөһрә Сәгыйрова – Клара Булатова исемендәге премия лауреаты
Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы Калмаш авылы кызы Зөһрә Сәгыйрова укучыларның һәм студентларның Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгедә яшьләр поэзия, проза, драматургия юнәлешләрендә иҗат итүчеләр, Клара Булатованың иҗатына кагылышлы фәнни эшләрен тәкъдим итте. Чара уздырылган еллар дәвамында җиңүчеләрнең әсәрләре...
Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы Калмаш авылы кызы Зөһрә Сәгыйрова укучыларның һәм студентларның Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгедә яшьләр поэзия, проза, драматургия юнәлешләрендә иҗат итүчеләр, Клара Булатованың иҗатына кагылышлы фәнни эшләрен тәкъдим итте. Чара уздырылган еллар дәвамында җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган дүрт җыентык дөнья күрде. Бу китаплар яшь авторлар өчен бәяләп бетергесез бүләк булды, дип хәбәр итә Фәйрүзә Сәгыйрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев