«Яз гүзәле» конкурсында катнашучылар өчен Германиядән, хәтта Индиядән дә тавыш бирәләр
Газетабызның рәсми сайтында (http://tukai-rt.ru/) инде ике атна дәвамында «Яз гүзәле» конкурсында катнашучылар өчен актив тавыш бирү бара. Бүгенге көндә беренчелектә Айгүзәл Нуриева, Илүзә Газизова, Эльвина Борһанова, Наилә Мәхмүтова һәм Миләүшә Галиева баралар. Әйтергә кирәк: Айгүзәл Нуриева белән Илүзә Газизова өчен 3 меңнән артык кеше тавыш бирергә өлгерде инде. Хөрмәтле газета...
Газетабызның рәсми сайтында (http://tukai-rt.ru/) инде ике атна дәвамында «Яз гүзәле» конкурсында катнашучылар өчен актив тавыш бирү бара. Бүгенге көндә беренчелектә Айгүзәл Нуриева, Илүзә Газизова, Эльвина Борһанова, Наилә Мәхмүтова һәм Миләүшә Галиева баралар. Әйтергә кирәк: Айгүзәл Нуриева белән Илүзә Газизова өчен 3 меңнән артык кеше тавыш бирергә өлгерде инде.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Конкурсантларыбыз өчен иртәгә, сәгать 9га кадәр тавыш бирү мөмкинлеге әле бар. Үзегезнең «Яз гүзәлен сайлагыз»!
Сүз уңаеннан, Миләүшә Галиева өчен тавыш бирүчеләр үзебезнең Татарстаннан гына түгел, ә чит төбәкләрдән дә бар икән. Бу турыда безгә ул үзе cөйләде:
- «Якты юл» редакциясе игълан иткән «Яз гүзәле» конкурсында катнашуымны ишеткәч, мине төрле җирләрдә яшәүче туганнарым хуплап алдылар, Аллага шөкер. Көн саен «Тавыш бирдек, җиңүеңә ышанабыз, без синең белән!» дип язып торалар, күңелемне күтәрәләр. Техас, Финляндия, Германия, Индия якларыннан тавыш бирәләр. Бик күп дусларым Санкт-Петербург шәһәрендә яши, алар да тавыш бирәләр, җиңүемә ышаналар. Якын кешеләремнән бер назлы сүз ишетү, сиңа ышанулары - чын мәгънәсендә миңа канатлар өсти, көчле итә. Теләсә-нинди бәйгедә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Минем өчен җиңеп чыгу беренче урында түгел. Яңа танышлар табу, алар белән аралашу - менә шунысы рәхәт аның, - диде безгә Миләүшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев