Бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылды
Кече Шилнәдә яшәүче гаиләгә килгән олы кайгы турында бу көннәрдә Интернет челтәрендә күп язылды. Фаҗига 22 март көнне булган иде. Күкрәк турыннан кан агып торган 6 яшьлек малайны ул көнне Яр Чаллының 5нче поликлиникасына әтисе алып килә. Медицина учреждениесе хезмәткәрләре сабыйның гомерен саклап калу өчен күп көч куйсалар да, аны...
Кече Шилнәдә яшәүче гаиләгә килгән олы кайгы турында бу көннәрдә Интернет челтәрендә күп язылды. Фаҗига 22 март көнне булган иде. Күкрәк турыннан кан агып торган 6 яшьлек малайны ул көнне Яр Чаллының 5нче поликлиникасына әтисе алып килә. Медицина учреждениесе хезмәткәрләре сабыйның гомерен саклап калу өчен күп көч куйсалар да, аны коткарып калу мөмкин булмый. Малай шул ук көнне җан бирә.
Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипковның хәбәр итүенчә, әлеге факт буенча Җинаять Кодексының 109 маддәсе, 1 өлеше (саксызлыкның кеше үлеменә китерүе) кысаларында җинаять эше кузгатылган. «Бала яхшы гаиләдән. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара, суд экспертизалары үткәрелә», - дип белдерә Роман Валерьевич.
Якынча мәгълүматлар буенча, малайның әтисе кече кызларын йокларга яткырган, әнисе йорт эшләре белән мәшгуль булган. Кухняга кергән әни кеше баласының канга батканын күреп алган. Малайның әтисе тиз арада улын больницага алып киткән. Барганда малай пычак үткенләргә маташуын, шунда киселүен әйткән.
Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитонов та гаиләне яхшы яктан гына характерлый. «Бу күп балалы гаилә. Эш яратучаннар, бик тырышлар. Аларның олы хәсрәтләрен уртаклашабыз», - ди ул.
Баланы икенче көнне үк мөселман йолалары буенча җирләделәр. Сабыйның әти-әнисенә, якыннарына Ходай Тәгалә сабырлык бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев