28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Зирәкләр уенында безнекеләр сынатмады
Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикле булганнар арасында шашка һәм шахмат уеннары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде. Районыбыз данын әлеге спорт чарасында 8 кеше яклап чыкты. Круглое Поледан Николай Дячков шахмат буенча 55 кеше арасыннан VI урын алды. Шулай ук шахмат уены буенча Яңа поселогыннан Лидия Удовенко III урынга лаек булды....
-
Яңа техника, яңа технология – төп көч шуларда
Кул сузымындагы гына сәнәгать үзәкләре Чаллы, Түбән Кама калалары урта белемле авыл яшьләрен үзләренә ымсындырып, җәлеп итеп торалар. Кулай эше дә табыла, тора-бара авыл яшьләре шәһәрләшеп китә, туган нигезенә әти-әнисе янына кунакка гына кайтып йөри башлый. Ә без авылда чәчү-урак өсте җиттеме, тракторга, чәчкечкә утыртырга кеше юк дип зарланабыз, кайбер...
-
Бер рейдта 98 йөртүче җаваплылыкка тартылган
Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне үтәвен тикшерү, кисәтү максатыннан даими рәвештә рейдлар үткәреп торалар. Узган атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан кичке 7гә кадәр дәвам иткән шундый чарада хокук сакчылары 98 йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар. Аларның 43е укылмый торган номерлар белән барган, 24е...
-
Авылларда хоккей кортларын кышка әзерлиләр
Әлеге вакытта районда кышка хоккей кортларын төзү, искеләрен яңарту эшләре бара. Бүгенге көндә Иштирәк авылындагы хоккей корты тулысы белән эшләнеп беткән. Шулай ук Иске Дөрештәге хоккей кортында да төзелеш эшләре тәмамланган, ут кертәсе генә калган. Күзкәй, Шилнәбаш, Биклән, Боерган, Сәмәкәйдә исә хоккей кортларында төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Әлеге...
-
Ярминкәдә сату яхшы барсын дисәң, сәүдә урынының матурлыгы турында да онытма
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкын ел саен мул сәүдә рәтләре белән генә түгел, үзенең бизәлеше, сатучыларның пөхтә өс-башы, итагатьле мөнәсәбәте белән куандыра. Мондый мохиттә кирәкле азык-төлекне сатып алу ниндидер бер эш кенә түгел, ә кайбер дәрәҗәдә күңел ачу да әле.
-
Мәктәпләрдә интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгына багышланган дәресләр үтә
Бөтенроссия дәресләренә әзерләнү буенча методик киңәшләр «Сетевичок» (http://диплом.сетевичок.рф/) сайтында урнаштырылган. Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресләре районыбызның һәрбер мәктәбендә 31 октябрьгә кадәр уздырылачак. Шулай ук бөтенроссия дәрес кысаларында мәктәп укучылары цифрлы укый-яза белү II Халыкара квест уенында да катнаша ала. Катнашырга теләк белдерүче мәктәп балаларына онлайн-курслар, онлайн-викториналар, рәсемнәр һәм эссе конкурслары, сораштырулар,...
-
Бүген дә юеш кар явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 28 октябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Юеш кар һәм яңгыр яву ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы көндез 2-6 градуска кадәр җылыта. Казанда шулай ук явым-төшем вәгъдә ителә. Башкалада көндезге сәгатьләрдә 3-5 градус җылы булачак....
-
«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» буенча субсидия алуга гаризалар кабул итү башланды
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча дәүләт субсидияләре бирүгә конкурс игълан итә. Гаризаларны 26 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру үзәге»нә тапшырырга кирәк. Заявкалар дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр, җомгада 9дан 16.45...