Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ярминкәдә сату яхшы барсын дисәң, сәүдә урынының матурлыгы турында да онытма

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкын ел саен мул сәүдә рәтләре белән генә түгел, үзенең бизәлеше, сатучыларның пөхтә өс-башы, итагатьле мөнәсәбәте белән куандыра. Мондый мохиттә кирәкле азык-төлекне сатып алу ниндидер бер эш кенә түгел, ә кайбер дәрәҗәдә күңел ачу да әле.

Үткән атна шимбәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина һәм белгечләр белән бергә Сарман тракты буенча үткән ярминкәгә чыгып, моңа янә бер инандык. Сер түгел, бу юлы көзге нигъмәтләрдән сыгылып торган сәүдә рәтләренә без бәяләрне карау өчен түгел, ә нәкъ менә ярминкәдә сату итү культурасын бәяләү максатыннан килгән идек.

Сәүдә сәүдә белән, ә культура булырга тиеш

- Сәүдә урыннары сатучы турындагы мәгълүматны, ягъни нинди җирлектән булуы, шәхси эшмәкәрме ул, авыл хуҗалыгы предприятиесеме, фермермы икәне, исем-фамилиясе күрсәтелгән матур бизәлешле язу тактасы, һәр товарның бәясе күрсәтелгән булырга тиеш. Аннары сатучыларның пөхтә кыяфәттә эшләүләре, алъяпкычтан, кулларына җиңсә киюләре шарт. Шулай ук сәүдәнең палатка эчендә, җәймә белән ябылган өстәлләрдән алып барылуы мөһим, - диде Роза Таһир кызы.

Аннары бергә ярминкә рәтләре буйлап китәбез. Иң беренче булып күз яшел-сары төстәге палаткага төшә. Биредә район территориясендә ит эшләнмәләре җитештерүче «Любослава» фирмасы үз продукциясен сата икән. Шунда эшләүче Рузия Хәсәншина тышкы кыяфәте, ягымлы елмаюы белән сатып алучыларны үзенә тартып тора. Өстендәге алъяпкычы, эш урыны да санитар таләпләргә, ярминкә культурасына җавап бирә.

Алдагы сәүдә рәтләрендә дә җыйнаклык әллә каян күренеп тора. Яннарында тукталып, сәүдәгәрләр белән бераз сөйләшеп алгач та, күбесенең безнең районнан булулары ачыклана. Кайберләрен үзебез дә әллә каян танып алабыз. Әйтик, һәр ел авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тавык, үрдәк, каз итләрен сатучы Күзкәй авылы апасы Саҗидә Каюмованың сәүдә урынындагы үзгәрешләрне шунда ук билгеләп куям. Үткән ел шушы ук урында очрашып, сөйләшкән мәлдә дәү, симез кош түшкәләрен өстәлгә тезеп кенә сата иде. Быел исә ул палаткасын да урнаштырган, аның башына ярминкәгә килүче халыкка әллә каян күренеп торучы мәгълүмат язуын да элеп куйган. Сүз уңаеннан, бу палатканы аңа ярминкәдә актив катнашканы өчен район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев бүләк иткән иде.

Кыскасы, елдан-ел ярминкәгә килүче кешеләр үзләренең сәүдә урыннарын ничек итеп бизәү, игътибарны җәлеп итү турында ныграк уйлый башлаган. Саҗидә апаның каршында ук диярлек, Түбән Суыксу авылыннан шәхси хуҗалык тотучы Әхмәтшиннар гаиләсе сыер ите сатып торалар.

- Ел саен ярминкәгә киләбез. Үзебез үстергән малны шәһәр халкына шушында җибәреп торабыз инде. Аллага шөкер, сату бара. Көненә икешәр баш мал итен сатып бетерәбез, - ди Наилә Әхмәтшина. - Әлбәттә, эш алып барган урыныбызның тышкы кыяфәте турында да уйлыйбыз. Менә быел да ит түшләре алып килгән машинаны тыштан төсле баннер белән бизәдек, итләрне матур итеп элеп куйдык, - диде ул, кулларындагы җиңсәләрен төзәтеп.

Үзебезнең районда яшәп эшләүче күп кенә фермерларның, Бикләндәге ит комбинаты, Круглое Поле поселогыннан килеп балык сатучы шәхси эшмәкәр Балдинның да сәүдә рәтләре ярминкә культурасына туры китереп эшләнгән.

Нинди бәядән нәрсә саталар?

Ярминкәгә чыгып, һәрвакыттагыча, анда сатылучы азык-төлек төрен, булган бәяләрне карап чыкмыйча калмадым. Соңгы тапкыр килүемнән әллә ни үзгәрмәгән. Биредә сатылучы төп ризыкларның: ит, сөт, бәрәңге, балга бәяләр шул ук дәрәҗәдә диярлек. Әйтик, сыер, яшь мал итенең килограммын - 250 сумнан, бәрәңгене - 10 сумнан, балның литрын 450-500 сумнан саталар. Балыкның нинди төрдә, ысланган-тозланган, яңа тотылган булуына карап, килограммын 170-355 сумнан алырга була иде. Казлар - 1200, үрдәк түшкәсе 600-1000 сумга сатылды. Шулай ук ярминкәдә җиләк-җимеш, яшелчәне дә күпләп табарга була иде. Аннары биредә мунча себеркесе, шифалы үләннәр, йон оек, бияләй, киез итек сатучылар да күренә башлады. Кызык өчен генә каен, имән, чыршыдан бәйләнгән мунча себеркесенең бәясе белән дә кызыксындым. Бер сыңары 50 сум булып чыкты. Олылар, балалар өчен төрле үлчәмдәге киез итекләр сатылучы рәткә дә тукталдым. Кукмарадан китерелгән итекләрнең, үлчәменә карап, бәясе төрле. Олыларныкы - 1000-1100, балалар өчен дигәне 600-800 сумнан җибәрелә.

Менә шулай бу ялларда да авыл хуҗалыгы ярминкәсе күңелле, шау-гөр килеп үтте. Киләсе ял ярминкәләре тагын да зуррак, күңеллерәк үтәр, Аллаһы боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев