28 июнь 2022 яңалыклары
-
Балык чиртәме?
Княз авыл җирлегендә Бөтендөнья балыкчылар көненә багышланган «2022 елның иң яхшы балыкчысы " конкурсы узды. Анда балалар, яшьләр генә түгел, өлкән буын да катнашты. Иң яхшы балыкчы булу өчен Кнәз авыл җирлегеннән 20 һәвәскәр һәм профессионал көрәште. Болар-Артем Нужин, Егор Чубуков, Василий Новокрещенов, Кирилл Самолкин, Ярослав Тимерханов, Хәнәфи Хуҗин, Камил Миңнегәрәев, Владислав Нужин, Ринат Миңнегәрәев, Илья Кудряшов, Иван Белов, Мәдинә Сабирова, Руслан Пономарев, Станислав Краснов, Иван Соколов, Марсель Шәехов, Любовь Шәехова, Розалия Бахитова, Олег Газашвили.
-
Бакчаларда җиләкләр пешә
Бакчаларда җиләк-җимешләр пешеп яткан матур вакытларның берсе. Иң беренче булып бакчада виктория җиләге өлгерә. Бу татлы җиләкләрдән кемдер төрле кайнатмалар ясый, кемдер компот яба, кемдер савытларга тутырып суыткычка гына тыгып куя. Ә сез виктория җиләгеннән нәрсәләр ясыйсыз? Бездән сезгә берничә татлы рецепт.
-
Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә
«Ялкын» YouTube каналында яңа видео.
-
Ата-аналарларга мөрәҗәгать
Хөрмәтле ата-аналар! Юллар-уеннар һәм җәяү йөрүләр урыны түгел, балаларыгызны саклагыз! Исегезгә төшерәбез, 14 яшькә кадәрге балалар машина юллларында велосипедларда йөрергә тиеш түгел. Күп кенә әти һәм әниләр, квадроцикллар һәм скутерларны балалар өчен куркыныч түгел, дип уйлыйлар.
-
Юл бирмәү нәтиҗәсе
2022 елның 26 июнендә җиде сәгать егерме минутта М7 Идел автоюлының 1068 километрында, 1947 елда туган ВАЗ 11113 автомобиле йөртүчесе Татарстан поселогы ягыннан килгәндә, юллар кисешкән урында РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл бирмәде, нәтиҗәдә, Мәскәү шәһәре ягыннан Уфа юнәлешендә хәрәкәт итүче Лада Гранта автомобиленә бәрелде.
-
Өметләрне ап-ак җилкән итеп
Чыгарылыш кичәсе мәктәпне тәмамлап чыккан һәр яшь йөрәк өчен мөһим бәйрәм. Якты өметләр, омтылышлардан чигелгән матур һәм күңелле чыгарылыш кичәсе, кичәге укучылар, ә бүген инде олы тормыш юлына баскан яшьләр күңелендә гүзәл хәтирә булып озак сакланачак. Үткән атна җомгасында Новотроицкое авылының «Солнечный» паркында узган районүләм чыгарылыш кичәсе дә быел 11 сыйныфны тәмамлаган 76 укучы өчен онытылмаслык булып калуына иманым камил.
-
Квадроциклда капланганнар
Җәйләү авылында бер гаилә әгъзалары печәнгә баргач, үзләре ясаган квадроциклда әйләнеп капланганнар. Квадроциклда печән төягән көе тауга транспорт менә алмый артка тәгәрәп төшеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, шоферның 63 яшьлек әнисе үлгән. Аның үзен һәм 11 яшьлек пассажирны Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерделәр. Әлегә һәлакәт урынында хокук саклау органнары эшли, һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый.
-
"Авыл" стажы өчен пенсиягә өстәмәне кемнәр ала?
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган һәм авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар страховка пенсиясе күләменең 25 процентын арттыруга хокуклы.
-
Муниципаль хезмәттә вакантлы вазыйфага конкурс
Тукай муниципаль районының конкурс комиссиясе 2022 елның 30 июненнән башлап, Башкарма комитетның муниципаль хезмәтенә вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс игълан итә:
-
Район эшмәкәрләре киңәште
Тукай районында эшмәкәрлеккә, аеруча кече, урта эшмәкрлек белән шөгыльләнүчеләргә игътибар зур. Ел башыннан гына да районда, республика күләмендә үзмәшгульлек белән көн итүче, фермер хуҗалыгы тотучы, кече, урта бизнеста эшләүчеләр өчен даими рәвештә файдалы очрашулар, семинарлар оештырылып тора.