Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район эшмәкәрләре киңәште

Тукай районында эшмәкәрлеккә, аеруча кече, урта эшмәкрлек белән шөгыльләнүчеләргә игътибар зур. Ел башыннан гына да районда, республика күләмендә үзмәшгульлек белән көн итүче, фермер хуҗалыгы тотучы, кече, урта бизнеста эшләүчеләр өчен даими рәвештә файдалы очрашулар, семинарлар оештырылып тора. 

Шундый чараларның чираттагысы дүшәмбе көнне көндезге сәгать 2дә район хакимияте ашханәсендә үтте. Түгәрәк өстәл форматында узган әлеге очрашуга районнан 30га якын эшмәкәр килгән иде. Аларның һәркайсы төрле тармакларда эшләсәләр дә, сораулары, проблемалары уртак булды. Түгәрәк өстәлнең темасы да актуаль: «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары» дип аталды. 
 Түгәрәк өстәлне Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча беренче урынбасары Илмир Җәббаров алып барды. Шулай ук очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, докладлар белән районның икътисад бүлеге башлыгы Илзирә Гәрәева, коммерцияле булмаган,  ТРсы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының региональ вәкиле Эльвира Мифтахова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алсу Зыятдинова чыгыш ясадылар. Алар эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүче федераль һәм региональ программалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә юнәлдерелгән «Социаль контракт» турында сөйләделәр, эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр. 
 Очрашу ахырында бирелгән сораулар һәм әйтелгән тәкъдимнәр көн тәртибенә кертелеп, мондый очрашуларның ешрак узачагы турында әйтелде.     

/Р. Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев