Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өметләрне ап-ак җилкән итеп

Чыгарылыш кичәсе мәктәпне тәмамлап чыккан һәр яшь йөрәк өчен мөһим бәйрәм. Якты өметләр, омтылышлардан чигелгән матур һәм күңелле чыгарылыш кичәсе, кичәге укучылар, ә бүген инде олы тормыш юлына баскан яшьләр күңелендә гүзәл хәтирә булып озак сакланачак.    Үткән атна җомгасында Новотроицкое авылының «Солнечный» паркында узган районүләм чыгарылыш кичәсе дә быел 11 сыйныфны тәмамлаган 76 укучы өчен онытылмаслык булып калуына иманым камил.  

Яшьләрне әлеге бәйрәмнәре белән котлау өчен мәртәбәле кунаклар: район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Тукай районы Советы аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина, районың финанс-бюджет палатасы рәисе Фәрит Заһретдинов һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабиров та килгән иде. 
 Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында бу көнне 9 медалист, имтиханнарда югары баллар алган 14 укучы, 100 балл алган бер укучы, фән олимпиадаларында, башка чараларда үзләрен яхшы күрсәткән егетләр-кызлар булды. Аларның һәммәсенә дә бү көнне зур хөрмәт, игътибар күрсәтелде, күптән көтелгән атесстатлар тапшырылды. 
 Чыгарылыш сыйныф укучылары вальс биеделәр, җирле артистларга кушылып җырлар җырлап, бәйрәмнәрен күңелле, истә калырлык уздырдылар. Шулай да, Чаллы шәһәреннән махсус чакырылган «Грэмми» кавер-төркеме чыгышы егет-кызлар өчен иң күңелле һәм көтелмәгән бүләкләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Бәйрәм ахырына кадәр алар яшьләргә, аларның әти-әниләренә һәм барча кунакларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Шулай итеп районыбыз яшүсмерләре өметләрен ап-ак җилкән итеп тормыш диңгезенә сәфәр чыктылар. Бары җылы, уңай җилләр генә юлдаш булсын!

Рөстәм Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев