Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык чиртәме?

Княз авыл җирлегендә Бөтендөнья балыкчылар көненә багышланган «2022 елның иң яхшы балыкчысы " конкурсы узды. Анда балалар, яшьләр генә түгел, өлкән буын да катнашты. Иң яхшы балыкчы булу  өчен Кнәз авыл җирлегеннән 20 һәвәскәр һәм профессионал көрәште. Болар-Артем Нужин, Егор Чубуков, Василий Новокрещенов, Кирилл Самолкин, Ярослав Тимерханов, Хәнәфи Хуҗин, Камил Миңнегәрәев, Владислав Нужин, Ринат Миңнегәрәев, Илья Кудряшов, Иван Белов, Мәдинә Сабирова, Руслан Пономарев, Станислав Краснов, Иван Соколов, Марсель Шәехов, Любовь Шәехова, Розалия Бахитова, Олег Газашвили.

Княз авыл Советы депутаты, бу юлларның авторы Тамара  Тузеева барлык балыкчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм балык тотуда уңышлар теләде. Катнашучыларның балык тотуларын карау үзе бер тамаша булды. Иртән табан, алабуга һәм вак чабак балыклары әйбәт капты. Беренче балык исә Кирилл Самолкинга эләкте. Көн ахрында нәтиҗәләр чыгарылды, балыкчылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын һәм «2022 елда иң яхшы балыкчы» исеменә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Илья Кудряшов лаек булды. Ул иң зур балыкны тотты– 5 кг. Аңа “Иң яхшы балыкчы” дигән  диплом һәм бүләк тапшырылды, 2 урын – Иван Беловта, 3 урын Василий Новокрещеновка бирелде. Калган катнашучыларга да шулай ук кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Барлык балыкчылар да канәгать калды. Алар бу мавыктыргыч бәйрәмне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
 

Тамара Тузеева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев