Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-аналарларга мөрәҗәгать

Хөрмәтле ата-аналар! Юллар-уеннар һәм  җәяү йөрүләр урыны түгел, балаларыгызны саклагыз! Исегезгә төшерәбез, 14 яшькә кадәрге балалар машина юллларында велосипедларда йөрергә тиеш түгел. Күп кенә әти һәм әниләр, квадроцикллар һәм скутерларны балалар өчен куркыныч түгел, дип уйлыйлар.

Әмма мондый "кечкенә машиналар" авыр җәрәхәтләргә һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Күптән түгел Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күрде, хәзер алар хастаханәдә дәваланалар. Кызганычка каршы, күп кенә авылларда әти-әниләрнең ваемсызлыгы аркасында балалар урамнарда, олы юлларда, транспорт күп булган җирләрдә мопедларда, скутерларда һәм квадроциклларда уйнап  йөриләр. Ә бит бала руль артында закон буенча машина йөртүче буларак җавап бирә. Бу хакта уйланыгыз, балаларыбызның җәйге яллары хәвефсез үтсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев