28 июнь 2018 яңалыклары
-
Монда һәркем файдалы мәгълүмат алыр дип ышанам – Р.Миңнеханов агротехник күргәзмәдә
Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларны күрсәтә.
-
Татарстан синоптиклары урманнарда югары янгын куркынычы турында кисәтә
Республика территориясендә 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
-
Россиядә кәрәзле телефон номерын паспортка тиңләргә тәкъдим итәләр
Шул хактагы закон проектын РФ Хөкүмәте каршындагы цифрлы икътисадны җайга салу буенча эшче төркем караган.
-
Р.Миңнеханов ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетын оештыру турында указны имзалады
Моңа кадәр коррупциягә каршы мониторинг бүлеген җитәкләгән Иван Гущин яңа ведомствоның рәисе итеп билгеләнде.
-
Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы Мәскәүгә килгән
Мәдинә шәһәреннән килгән мактаулы кунак Әс-Сәед Халид Әхмәд әт-Таяр әл-Хәсәни якшәмбе мәктәбе һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышкан.
-
Татарстан синоптиклары урманнарда югары янгын куркынычы турында кисәтә
Республика территориясендә әлеге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
-
«Халык барыбер чисталыкка өйрәнә»
Газетабызның 13 июнь санында санитар икеайлык нәтиҗәләрен карау, авыл җирлекләренә бәя бирү максатында районның авыл җирлекләре территорияләрендә төзекләндерү таләпләренең үтәлешен тикшерү комиссиясе төзелгәнлеге һәм аның авыл җирлекләрен карап йөрүе хакында язган идек. Иң яхшылары дип танылган ун авыл җирлеге башлыгын Сабан туенда махсус бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
-
Үзенчәлекле балаларга бәйрәм бүләк иттеләр
Бүгенге көндә районда 18 яшькә кадәрге 160 инвалид бала исәпләнә. Мәләкәс авылында узган зур бәйрәмгә барысы да килә алмаган, билгеле. Сабан туенда 120дән артык сабый катнашты, аларның 41е – мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар. Алар бәйрәмгә гаиләләре белән килгәннәр иде.
-
Бер атнада өч кешене эт тешләгән
Узган атнада өч кешене эт тешләгән. Бәтке мәктәбе укучысы Яр Чаллының балалар медицина үзәгенә, «Татарстан» совхозы поселогыннан һәм Теләнче Тамак авылыннан ике өлкән кеше БСМПга мөрәҗәгать иткәннәр.
-
Табышың күп булса, өстәмә акча түләргә туры киләчәк
2017 елда табышлары 300 мең сумнан арткан тукайлылар, Россия Федерациясе Салым Кодексының 430 маддәсе нигезендә, агымдагы елның 1 июленә кадәр мәҗбүри пенсия иминиятенә керемнең 300 мең сумнан арткан өлешеннән 1 процент күләмендә акча кертергә тиешләр. Ләкин керткән акчаның күләме 187200 сумнан югары булмаска тиеш.
-
Экспертлар россиялеләрнең яңа пенсия яшенә кадәр яшәү мөмкинлеген бәяләгән
Демография институты ир-атларның 17,4 проценты, хатын-кызларның 6,5 проценты пенсиягә кадәр яши алмаячак дип белдергән.
-
Россиялеләрнең хезмәт хакы 6,3 процентка артырга мөмкин
Ведомство җитәкчесе Антон Силуанов ел башыннан россиялеләрнең хезмәт хакы 9 процентка артуын билгеләп үтте.
-
Һава шартлары бозылу сәбәпле, Теләче районында 57 сыер үлгән
Түбә калае электр линиясен өзеп, ут чыбыгы сыер абзарына төшкән.
-
Көньяк Корея җыелма командасы Германияне 2:0 исәбе белән отты
Голларны Ким Ен Гвон һәм Сон Хын Мин кертте.
-
Татарстан Президенты Көньяк Корея белән хезмәттәшлек итүнең потенциалы зур булуын белдерде
Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге илчесе У Юн Гын белән очрашты.