Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләрнең хезмәт хакы 6,3 процентка артырга мөмкин

Ведомство җитәкчесе Антон Силуанов ел башыннан россиялеләрнең хезмәт хакы 9 процентка артуын билгеләп үтте.

Россия Финанслар министрлыгы россиялеләрнең хезмәт хакы 6,3 процентка артырга мөмкин дип көтә. Бу хакта ТАСС беренче вице-премьер-финанслар министры Антон Силуанов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ул, план күрсәткечләре белән чагыштырганда, инфляциянең сизелерлек кимүен билгеләп үтте.

“Без төзәтмәләр проектында 4 процент планлаштырдык, фаразларда 2,8 процент исәпкә алабыз, агымдагы елда икътисад үсеше - 2,1 процент, зур темплар белән үсә, сәнәгать җитештерүенннән тыш халык табышы да арта. Агымдагы елда хезмәт хакы үсешен 6,3 процент күләмендә бәялибез”, - диде финанслар министры.

2018 ел башыннан россиялеләрнең хезмәт хакы 9 процентка артуын билгеләп үтте ул.

Росстат мәгълүматлары буенча россиялеләрнең уртача хезмәт хакы майда 43 мең 815 сум тәшкил иткән. 2017 елның май ае белән чагыштырганда, ул 9,9 процентка артса, агымдагы елның гыйнвар-май айларында – 11,5 процентка арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев