Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзенчәлекле балаларга бәйрәм бүләк иттеләр

Бүгенге көндә районда 18 яшькә кадәрге 160 инвалид бала исәпләнә. Мәләкәс авылында узган зур бәйрәмгә барысы да килә алмаган, билгеле. Сабан туенда 120дән артык сабый катнашты, аларның 41е – мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар. Алар бәйрәмгә гаиләләре белән килгәннәр иде.

Сабан туен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева ачты. Ул физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туеның район тормышында аерым бер әһәмиятле урын алып торуын, әлеге очрашу мизгелләренең нәни күңелләргә җылылык бүләк итүен әйтеп үтте. Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Тукай районы буенча җирле оешмасы секретаре урынбасары Роза Әбделманова, «Инклюзив мохит» халыкара иҗтимагый оешмасы рәисе Азат Хаҗиев, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев бар иде.
Сабан туе программасында кызыклы чаралар, җыр-биюләр, шигырь сөйләүләр, уен-бәйгеләрдә катнашып бүләкләр алу – барысы да каралган иде. Төрле авыл җирлекләреннән килгән балалар иҗат коллективларының чыгышлары, мәйдан уртасында күңелне күреп йөрүче кеше буе курчаклар бер баланы да һәм ата-аналарны да битараф калдырмады. Бәйрәм күтәренке, үзенә бертөрле дулкынландыргыч шартларда барды.
Мәйданчыкның бер почмагында сабыйлар яшел келәмгә җәелгән ак озын биткә төрле төстәге фломастерлар белән рәсемнәр ясадылар. Икенче почмакта спорт һәм милли уеннар оештырылган иде. Алар арасында күзне яулык белән бәйләп әйбер кисү дә, чүлмәккә туп атып тидерү дә, чүлмәк вату, волейбол, теннис уены да бар иде. Балалар әти-әниләренә бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бүләк откан бәхетле сабыйлар эчкерсез елмая, сөенә. Мөмкинлеге чикләнгән балаларга бәйрәмне алып баруда ярдәм итүче клоун рәвешенә кереп киенгән, бизәнгән егет һәм кызлар аеруча ошады. 
Сабан туе үткән мәйданчыкта теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм коймак белән сыйлана, милли ризыгыбыз бөккәннән авыз итә алды. Бәйрәмдә «Бердәм Россия» партиясенең җирле оешмасы секретаре урынбасары Роза Әбделманова партия исеменнән сабыйларның һәрберсенә һәм хәтта өлкәннәргә дә туңдырма өләште.
Барлык уеннарда һәм җыр-биюләрдә бик актив булган кыз баланы култыклап йөрүче ханым белән сөйләшеп алдык. Ул Иске Җирекле авылыннан Гөлсинә Габдрахманова булып чыкты. Сабан туена кызы Камилә белән килгән икән.
– Камиләдә Даун синдромы. Кичә Сабан туе була дигәч, шатлыгын кая куярга белмәде. Бүген иртә таңнан торып утырды, түземсезлек белән көтте. Мондый Сабан туенда ел саен катнашабыз. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, теләкләре көчле аларның. Үзенчәлекле балаларга бәйрәм бүләк иткән, үзен кирәкле итеп тою мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Һәркемнең бу тормышта үзен кирәкле тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар, – диде Гөлсинә ханым.
Бәйрәмнең иганәчеләре «За Россию» региональ штабы, «Тукайтеплогаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Тукай РайПО оешмасы, «Инклюзив мохит» халыкара иҗтимагый оешмасы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле оешмасы, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы һәм Мәләкәс авыл җирлеге башкарма комитеты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев