«Халык барыбер чисталыкка өйрәнә»
Газетабызның 13 июнь санында санитар икеайлык нәтиҗәләрен карау, авыл җирлекләренә бәя бирү максатында районның авыл җирлекләре территорияләрендә төзекләндерү таләпләренең үтәлешен тикшерү комиссиясе төзелгәнлеге һәм аның авыл җирлекләрен карап йөрүе хакында язган идек. Иң яхшылары дип танылган ун авыл җирлеге башлыгын Сабан туенда махсус бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
Комиссия үз эшен Бәтке авыл җирлегеннән башлады. Биредә агач посадкалары, авылның матур стелласын булдыру буенча эшләргә кирәк. Соңгы давыл вакытында ауган агачларны чистарту эшләре инде төгәлләнеп килә иде комиссия вакытында. Круглое Поле җирлегендә күпфатирлы йортлар янындагы бик төзек итеп салып куелган гаражларга игътибар итте башка авыл җирлекләре башлыклары. «Әйе, ниһаять, без иске сарайлардан котылдык, – диде Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева. – Халык үзара акча җыешты һәм менә шушындый гаражлар участогы төзеп куйдык». Эльмира Робертовна шулай ук бик күп башлыкларның баш бәласе булган проблеманы әйтте. Электр үткәргеч линияләрен сузганда эшчеләргә агачларның өске өлешен кисәргә туры килә, ләкин күп очракта ботакларны чыгару, әлеге территорияне чистарту авыл җирлеге башкарма комитеты җилкәсенә төшеп кала. Круглое Поле поселогында быел яңа бассейн сафка басачак. Биредә инде эшләр төгәлләнеп килә. Поселокның матур традициясе – һәр елны чыгарылыш сыйныф укучылары исемле агачларын утырталар. «Бу гадәтне мәктәп директоры булып эшләгән чорда ук керткән идем, хәзер дә дәвам итә», – диде Эльмира Робертовна.
Биклән авыл җирлегендә дә соңгы көннәрдә бик ныклап агач посадкаларын чистарту, төзекләндерү белән шөгыльләнгәннәр. Биредәге авыл хуҗалыгы җәмгыятенең әле ике ай чамасы гына элек аякка басканын, шулай да чәчү эшләрен вакытында башкарырга өлгергәнен, мал башы санын саклап кала алганын хәбәр итте җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев. Шулай ук үзара салым акчасына төзекләндерелгән юлны, грант акчасына салынган тротуарны күрсәтте. Биредәге эшмәкәрләрнең күрсәткән ярдәмен дә сөйләде. Тукай районының күпбалалы гаиләләренә җир кишәрлекләре нәкъ менә Бикләннән бирелә. Әлегә бу участокларга газ да, су да, электр да кермәгән. Шулай да кайбер гаиләләр инде төзелеш эшен башлап җибәргәннәр. Барлык җирнең 78 проценты инде бүлеп бирелгән.
Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина тиеш булмаган урынга чүп ташлаучы авылдашларына мөрәҗәгать белән чыккан. «Санкцияләнмәгән чүплек урынын чистартабыз, бераз вакыттан ул яңадан шундый ук пычракка әйләнә. Быел менә тагын чип-чиста итеп куйдык», – дип, ул агач посадкасы буеннан кереп китә торган юлга күрсәтте. Бу урынга Гөлнара Сәүбәновна «Чүп түкмәгез. Гөлнара» дип язылган такта да куйган.
Әле күптән түгел генә Мәләкәс авыл җирлеге белән идарә итүгә керешкән Валентин Артемьев та чүп ташлау проблемасын күтәрде. «Чиста урынны чүплеккә әйләндермәсеннәр иде», – диде ул. Җирлектә үзара салым акчасына башкарылган эшләрне күрсәтте, шулай ук йорт-җирсез калган кешеләр өчен яшәү һәм эш урыннары булдыру турындагы планнары белән уртаклашты.
Түбән Суыксу авыл җирлеге агач посадкаларын чистарту эшенә районда беренчеләрдән булып керешкән. Җирлек башлыгы Флүр Ихсанов әйткәнчә, бу эштә аларга автомеханика техникумы студентлары, кадет мәктәбе курсантлары, ФАП, почта, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре булышкан. Авыр атлетика буенча түгәрәккә йөрүче балалар, аларга тренер табулары турында да бәян итте Флүр Гаязович. Югары Суыксу авылы чишмәсендә бүгенге көндә төзекләндерү эшләре бара.
Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова да барлык башлыкларның баш бәласенә әйләнгән чүп проблемасын яңгыратты. Биредә еллар буе җыелып килгән чүплек чистартылган. Җирлек территориясендә урнашкан бакчачылык җәмгыятенә дә Роза Николаевна шелтә белдерде. «Аларның чүпләрен дә, тирә-якны ямьсезләп тормасын дип, үзебез чистарттык, тукталышларын да үзебез буяп куйдык», – диде ул. Авыл җирлегендә стелла яңартылган, агачлыкларны чистарту да оешкан төстә бара.
Мусабай Завод авыл җирлегендә 200гә якын агач утыртылган. Янгын сүндерү депосы төзелә, авыл советы бинасына капиталь ремонт ясала, чүп урыннары чистартылган. Җирлектә район Сабан туе уздырылганлыктан, Мусабай Заводка халык тарафыннан игътибар да күбрәк, төзекләндерү, чистарту эшләрендә аеруча җаваплылык кирәк. Килгән кунаклар да нәкъ шушы җирлеккә карап район турында фикер калдыралар.
Иске Дөреш авылында район исемен йөрткән Габдулла Тукай һәйкәле урнашкан. Һәйкәл һәм аның территориясе ел саен чистартылып тора. Авыл капкасы булган стелла да яңартылган. Җирлектә барлыгы 700ләп агач, 73 нарат утыртылган.
Гөлшат Зәйнашева, Илһам Шакировларның туган җире булган Яңа Бүләк авыл җирлеге дә чисталыгы, пөхтәлеге белән каршы алды. Җирлек башлыгы Мансур Сәгытдинов әйткәнчә, бу тирәләрдә хәтта 1600 елгы кабер ташлары табыла, шулай ул үзенә күрә бер тарихи экскурсия дә үткәрде. Биредә нефть ятмалары да бар, геофизиклар әледән-әле үзләренең эзләнүләрен, тикшеренүләрен алып баралар. Барлыгы 2-3 мең төп агач утыртылган. Ни өчен болай күп дигәндә, узган ел Күктәк Мирсәеттә буа будырганнар, аның тирәли бик күп яңа агач утыртылган. Быел исә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл төзелгән. Авыл халкы һәрберсе килеп, биредә үз нәселенең кешеләрен барлаган, шушы эшне башкарып чыгуда ярдәм күрсәткән химаячеләргә рәхмәт әйткән. Чисталык мәсьәләсенә килгәндә, Мансур Сәхәбетдинович уңай якка үзгәрешне билгеләп үтте: «Узган елларны чүп җыйганда 3-4 трактор арбасы була иде. Быел исә бер генә йөк чүп җыйдык. Халык барыбер чисталыкка өйрәнә», – диде ул.
Теләнче Тамак авыл җирлеге дә бай тарихы белән аерылып тора. Җирлек башлыгы Рамил Нәҗметдинов әле Хәлфиннар чорына ук барып тоташкан берничә бинаның тарихын сөйләде. Биредә шулай ук данлыклы май заводы эшләгән. Аның продукциясе хәтта чит илләргә дә чыгарылган. 1952 елда үзенең бер танышының Франциягә барганлыгы һәм анда Теләнче Тамакта җитештерелгән май ашап кайтканлыгы турында әйтте Рамил Шәрипҗанович. Җирлектә 5 авылга 6 чишмә, барлыгы 50 агач утыртылган. Теләнче Тамактан Казаклар авылына кадәр асфальт юл төзелгән. Узган ел үзара салым акчасына күпер ясатканнар.
Иске Абдул, Сәмәкәй, Кнәз, Комсомол, Новотроицкое, Әҗмәкәй авыл җирлекләрендә дә санитар икеайлык чорында зур эшләр башкарылган. Зиратлар, чишмә буйларында өмәләр узган. Шилнәбаш авыл җирлегендә агач посадкаларын чистарту эшенә авыл халкы җәлеп ителгән. Калмаш авыл җирлегендә исә, башка җирлекләрдән аермалы буларак, техника белән ярдәм итәрлек хуҗалык юк. «Бар эш үзебезгә, хатын-кызлар җилкәсенә төшә», – диде җирлек башлыгы Равия Габдуллина. Күзкәй, Боерган авыл җирлекләре башлыклары да, үз территорияләрендә башкарылган эшләр, кыенлыклар, халыкның өмәләргә чыгуы, зур эшләр башкарганда, зур чаралар уздырганда җирлекнең эшмәкәрләре нинди ярдәм күрсәтүләре хакында сөйләделәр.
Калмия авыл җирлеге башлыгы: «Мин үзем төп бу авылныкы булмасам да, халык, Аллага шөкер, тыңлый, күмәк эшләрдә актив катнаша, авылдашлар ягыннан аңлау да, үз җирлегеңне матурларга омтылу да бар», – диде. Равил Гарипов химаячеләрнең дә ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте. Сабан туеның матди чыгымнарын, мәсәлән, Вилданов фермер хуҗалыгы күтәрә. Шәһәрдән 20 км гына ераклыкта булганга, авыл елдан-ел үсә, зурая. Күчеп килгән шәһәр халкы исәбенә генә түгел, яшьләр дә авылда калып төпләнә. Равил Әхәтович Калмия суының районда иң чиста су булуын да әйтте.
Комиссиянең караган соңгы җирлеге Кече Шилнә авыл җирлеге булды. Биредә 5 торак пункт исәпләнә. Территориядә агач посадкалары юк. Җирлек шулай ук тарихи биналарга бай. Ильбухтино авылына исә 365 ел. Берничә гасырлык тарихы булган авыллар белән бергә 21нче гасыр бистәләре, урамнары да барлыкка килә. Пропискадагы кешеләр саны 4500 генә булса да, җәйге чорда биредәге халык 100 меңгә җитә, дип белдерде җирлек башлыгы Генадий Харитонов. Территориядә 29 бакчачылык җәмгыяте бар. Ял базаларының саны исә 60тан артып китә. Шушы хәтле халыкны 21нче гасырның барлык уңайлыклары белән тәэмин итеп бетерүдә, әлбәттә, бик күп кыенлыклар бар.
Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре территориясендә төзекләндерү таләпләренең үтәлешен тикшерү комиссиясе, 500 чакрым юл үтеп, барлык авыл җирлекләрен дә карап чыкты. Бик күп урыннарда юллар, күперләр төзек түгел, яңартыласы, ремонтланасы биналар да күп, яңа социаль объектлар да кирәк. Болар барысы да, әлеге дә баягы, акча мәсьәләсенә килеп тоташа. Авыл җирлекләре, үз бюджеты хисабынамы, үзара салым акчасынамы, мөмкин булган эшләрне башкара. Материалына акча табып, физик ягын авыл халкы белән бергә күтәргән эшләр дә бар. Шимбә өмәләре дә районның чисталыгын, төзеклеген тәэмин итүдә зур ярдәм булып тора. Шулай да барысы да акчага гына корылмаган. Паркларны, уен һәм спорт мәйданчыкларын төзек килеш тоту өчен бары җаваплы караш, урамнарның авылга керүгә үк балкып торуы өчен һәр йорт кешеләренең чисталыкка омтылуы кирәк. Комиссия әгъзалары авыл җирлекләре башлыкларының халык белән шушы мәсьәләдә дә уртак тел табып эшләвен бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев