27 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Сәбәп электр үткәргечләрдә
Узган шимбәдә янгын сүндерүчеләр «Отделочник» бакчачылык ширкәтеннән бакча йорты януы турында хәбәр алалар. Ике катлы йорт һәм мунча бергә кушып салынган була. Мунчадан чыккан ут өйнең кухнясына күчеп, ике бина да тулысынча янып бетә. Дача язучы Зифа Кадыйрованыкы. Белгечләр фикеренчә, бәла электр җиһазларын дөрес ялгамау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Зифа Кадыйрова танылган автор. Аның «Сагынырсың, мин булмам», «Сөмбел», «Язмыш сынавы» дигән китапларын халык яратып кабул итте.
-
Иң шаяннар һәм иң тапкырлар
Соңгы елларда Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының актуаль икәнен белсәм дә, үземнең бер тапкыр да уйнаганым һәм конкурс төрләренә дә төшенгәнем юк иде. Район мәдәният һәм ял үзәгендә эшли башлавыма Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивален оештыру йөкләнгәч, башта бераз куркып та калдым. Моңа кадәр чит төбәктә татар мәдәниятен саклап калу һәм аның үсеше өлкәсендә эшләгән кешегә ШТК фестивале уздыру читен кебек тоелды. Тиз арада положениене эшләп чыгып, авыл мәдәният йортларына тараттык. Мәдәният йорты җитәкчеләре дә бераз аптырап калдылар. Әзерләнү өчен вакыт бик әз иде. Мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдиновның үз сүзен тота белүе катнашучыларга да, оештыручыларга да фестивальгә җаваплы карарга булышты. Кадрлар белгече Эльза Бакирова студент чагында ШТКда катнашкан, ул да ярдәмгә килде.
-
Референдум раслады
Быел үзара салым программасы буенча референдумнар дүрт җирлектә – Мусабай-Завод, Бәтке, Кече Шилнә һәм Кнәздә уза. Калганнарында халык җыеннары оештырыла. Якшәмбе көнне беренче референдумнар үтте. Алар Мусабай-Завод һәм Бәтке җирлекләрендә узды. Биредә яшәүчеләр үз җирлекләренең социаль йөзен үзгәртү өчен тавыш бирде. Мусабай-Заводта теркәлгән халыкның – 89, Бәткедә 73 проценты катнашып, бу җирлекләрдә референдум уңышлы узды дип белдерелде.
-
Активларны чакыралар
27 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, 15.00 сәгатьтә «Социаль эшкуарлар, коммерциянеке булмаган оешмалар һәм территориаль үзидарә органнары» ассоциациясе үз идеяләре булган актив кешеләрне түгәрәк өстәлгә чакыра.
-
"Тоннель" рейды
Пәнҗешәмбе көнне, 28 ноябрьдә, район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Саратовка – тәҗрибә уртаклашырга
Саратов өлкәсенең «Трудовой» нәсел заводы белән килешү кысаларында, республиканың биш районы – Питрәч, Актаныш, Нурлат, Биектау, Тукай районнары хуҗалыклары хезмәттәшлек буенча пилот программасында катнаша.