Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәбәп электр үткәргечләрдә 

Узган шимбәдә янгын сүндерүчеләр «Отделочник» бакчачылык ширкәтеннән бакча йорты януы турында хәбәр алалар. Ике катлы йорт һәм мунча бергә кушып салынган була. Мунчадан чыккан ут өйнең кухнясына күчеп, ике бина да тулысынча янып бетә. Дача язучы Зифа Кадыйрованыкы. Белгечләр фикеренчә, бәла электр җиһазларын дөрес ялгамау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Зифа Кадыйрова танылган автор. Аның «Сагынырсың, мин булмам», «Сөмбел», «Язмыш сынавы» дигән китапларын халык яратып кабул итте. 

 24 ноябрьдә, Белоус авылында мунчада янгын чыга. Ут сүндерүчеләр хәбәрне көндезге сәгать 12дә ала. Монда да бәхетсезлек электр үткәргечтәге төзексезлек аркасында чыккан. 
Сәгать 2 тулгач исә диспетчерлык хезмәтенә Останково авылыннан шалтырату килә. Биредә гаражга ут кабуы турында хәбәр итәләр. Янгынның мәйданы ике квадрат метрга якын гына булса да, ул хуҗаларга шактый зыян китергән, хәзер аларга гаражның стенасын яңадан ясарга туры киләчәк. Янгынның сәбәбе бу юлы да электр үткәргечләрендә. 
Янгын сүндерүчеләрнең ул көнне авылларга һәм бакчаларга «сәфәр»ләре кичке сәгать 9 тулганда «Силикатчик» ширкәтенә чыгу белән тәмамлана. Бу юлы төтен торбасының тузган булуы мунчада янгын чыгуга китерә. хкҗаларга шактый зыян килә.  

Артем АСЕЕВ,
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев