Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иң шаяннар һәм иң тапкырлар

Соңгы елларда Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының актуаль икәнен белсәм дә, үземнең бер тапкыр да уйнаганым һәм конкурс төрләренә дә төшенгәнем юк иде. Район мәдәният һәм ял үзәгендә эшли башлавыма Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивален оештыру йөкләнгәч, башта бераз куркып та калдым. Моңа кадәр чит төбәктә татар мәдәниятен саклап калу һәм аның үсеше өлкәсендә эшләгән кешегә ШТК фестивале уздыру читен кебек тоелды. Тиз арада положениене эшләп чыгып, авыл мәдәният йортларына тараттык. Мәдәният йорты җитәкчеләре дә бераз аптырап калдылар. Әзерләнү өчен вакыт бик әз иде. Мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдиновның үз сүзен тота белүе катнашучыларга да, оештыручыларга да фестивальгә җаваплы карарга булышты. Кадрлар белгече Эльза Бакирова студент чагында ШТКда катнашкан, ул да ярдәмгә килде.

Фестиваль сайлап алу һәм финал өлешеннән торды. Беренче тур ике зонага бүленеп уздырылды. Кнәз мәдәният йорты сәхнәсендә Иске Абдул, Теләнче Тамак, Яңа поселогы, Сәмәкәй, Кнәз, Шилнәбаш, Күзкәй, Ильбухтино, Комсомолец, Калмия мәдәният йортлары һәм авыл клублары командалары көч сынашты. Икенче зона Түбән Суыксу мәдәният йортында узды. Биклән, Борды, Иштирәк, Мәләкәс, Куады, Түбән Суыксу, Мусабай-Завод һәм Ташкичү командалары шаянлыкларын һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Сайлап алу турында жюри әгъзалары Илнур Гәрәев, Айгөл Мөхәмәтҗанова, Эльза Бакирова гадел бәя биреп, алты команданы финалга чыгардылар.
22 ноябрь көнне Кнәз мәдәният йортында ШТК командаларының «Без бергә – без булдырабыз» фестивале бер тында узып китте. Сабантуйда чабыш атлары фикерләрен җиткерүче, Рөстәм Миңнеханов булып уйнап күрсәтүче, яшьләр һәм авыл тормышына багышланган чыгышлар күрсәтүче командалар тамашачы күңеленә хуш килде. Теләнче Тамак командасы Тукай районында уздырылган «Ак калфак» форумына әзерләнүнең шаян һәм тапкыр якларын күрсәтүләре белән истә калды. «Умырзая» бию ансамбле һәм Илмир Габидуллинның чыгышлары да чарага ямь өстәде.
Финал өлешен район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, Мөслим һәм Алабуга ШТК командалары катнашучысы, татар лигасы призеры Илмир Яббаров, әйдәп баручы режиссер, шоу-программалар оештыручы Дилүзә Хәбиева, «Татар синдромы» татар лигасы җыелма командасы, Яр Чаллыдагы җыелма команда авторы һәм актеры, балалар телевидениесе өлкәсендә ТЭФИ премиясе лауреаты Ленар Шиһапов составындагы жюри бәяләде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – «МӘЯК», Кувады авыл клубы, команда капитаны – Зарипов Артур;
2 урын – «Катык», Күзкәй авылы мәдәният йорты, команда капитаны – Зарипов Данил; 
3 урын – «Супер кряшен», Мәләкәс авылы мәдәният йорты, команда капитаны – Самойлова Лиана; 
3 урын – «Шук бармаклар», Иске Абдул авылы мәдәният йорты, команда капитаны – Гарфетдинов Илмир;
«Иң яхшы шаяру» исеменә «МӘЯК», «Халык күңелен яулаучы» – «Супер кряшен», «Иң стильле команда» исеменә «Шук бармаклар» лаек булды.
Түбән Суыксу авыл мәдәният йортының «Дөбер-шатыр» командасы (капитаны – Вәдыйгуллин Рамил), Комсомолец авыл мәдәният йортының «Комсомольская правда» командасы (капитаны Шәрифьянова Анна) район мәдәният бүлеге грамоталарына лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар һәм беренче урынга Кубок тапшырылды. 

Ализә ХУРАМШИНА, 
район мәдәният һәм ял үзәге методисты.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев