Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Активларны чакыралар

27 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, 15.00 сәгатьтә «Социаль эшкуарлар, коммерциянеке булмаган оешмалар һәм территориаль үзидарә органнары» ассоциациясе үз идеяләре булган актив кешеләрне түгәрәк өстәлгә чакыра.

Биредә дәүләт ярдәменә өмет итәрдәй реаль проектлар тәкъдим ителәчәк. Монда шулай ук идеяләрен тормышка ашырырга теләгән, районда бердәм мәгълүмати-коммуникацион мәйданчык булдырырга теләгән актив гражданнарның  коммерцияле булмаган оешмаларын булдыру һәм аларны активлаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алышачаклар. Үткәрү урыны – Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт, Тукай районы хакимияте бинасы, утырышлар залы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев