27 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Референдумда тавыш бирделәр
Донецк һәм Луганск халык республикаларын Россия составына кертү турындагы референдум 23 сентябрьдә башланган иде. 27 сентябрь көнне әлеге республикада яшәүчеләр, 18 яше тулган гражданнар моның өчен соңгы көн тавыш бирә алды.
-
Тәбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Түбән Суык-Су авылы «Ак каен» балалар бакчасы коллективын тәбиячеләр көне белән котлыйбыз!
-
Китап дөньясына сәяхәт
Новотроицкое мәктәбенең 1а сыйныф укучылары китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар: алар авыл китапханәсендә булдылар. Анда беренче сыйныф укучылары китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, аеруча матур итеп бизәлгән китап күргәзмәләренә игътибар бирелде. Шулай ук балаларга китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар китапханә терминнары белән таныштылар, киштәдәге һәр китапның үз урыны барлыгын һәм китапханәдә нинди принцип буенча урнашуларын белделәр. Балаларга китапханә хезмәткәрләренә «Әкиятләрнең матурлыгы нәрсәдә?» дигән викторина бик ошады, алар үз җавапларын халык һәм язучылар иҗат иткән әкиятләр мисалында раслап сөйләделәр.
-
Гөлҗимештер саулык чыганагы
Гөлҗимештә аскорбин кислотасы, каротин, токоферол һәм башка файдалы матдәләр күп. Аның җимешләреннән ясалган төнәтмә күп авыруларга шифа.
-
Догалар
Шәһадә (Аллаһыдан башка илаһ юк икәнлегенә шәһадә китерү): Транскрипция: “Әшһәдү әлләә иләһә илләллаһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән гәбдүһү вү расүүлүһү”. (Тәрҗемә: “Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы илаһ юк. Янә шаһәдәт бирәм: Мөхәммәд - Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе”).
-
«Кайнар линия» телефоны эшләячәк
2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» кайнар линия үткәрә.
-
Без спортны яратабыз
Тукай районында спортны яраткан, сәламәт яшәү рәвешен максат итеп гомер итүчеләр бик күпләр. Атна саен авыл җирлекләрендә, районыбыз күләмендә төрле спорт ярышлары, бәйгеләр булып тора. Узган атна да спорт чараларывна бай булды. Район яшьләре һәм өлкән яшьтәге спортчылар бик теләп ярышларда катнаштылар.