Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап дөньясына сәяхәт

Новотроицкое мәктәбенең 1а сыйныф укучылары китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар: алар авыл китапханәсендә булдылар. Анда беренче сыйныф укучылары китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, аеруча матур итеп бизәлгән китап күргәзмәләренә игътибар бирелде. Шулай ук балаларга китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар китапханә терминнары белән таныштылар, киштәдәге һәр китапның үз урыны барлыгын һәм китапханәдә нинди принцип буенча урнашуларын белделәр. Балаларга китапханә хезмәткәрләренә «Әкиятләрнең матурлыгы нәрсәдә?» дигән викторина бик ошады, алар үз җавапларын халык һәм язучылар иҗат иткән әкиятләр мисалында раслап сөйләделәр.

Талны яштән бөгәләр
Татарстан авыл китапханәсендә «Циффрлы куркынычсызлык» темасына китапханә сәгате узды. Балаларны антивирус программалары белән таныштыру, интернетта эшләү кагыйдәләрен искә төшерү, шәхси мәгълүматларны таратмау – китапханәченең  әнә шулар хакында аңлаттылар. Балаларга санлы грамоталылык турында «Смешарики» сериясеннән мультфильм күрсәтелде. Мөстәкыйль өйрәнү өчен китапханәчеләр әлеге темага буклетлар әзерләгәннәр һәм аларны һәр балага бүләк иттеләр.

Реклама


/ Фото Татарстан авыл китапханәсеннән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X