Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәбиячеләр көне белән котлыйбыз!

Түбән Суык-Су авылы «Ак каен» балалар бакчасы коллективын тәбиячеләр көне белән котлыйбыз!

Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.  Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы. «Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.  Кызык тоелса да, бу табигый.  Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.
Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.
Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.
Баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша. Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә  чиксез сокланабыз. Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән балалар бакчасы җитәкчесе Эльмира Навадировнага, тәрбиячеләренә, хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм ихластан тәбриклибез.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәгез мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып озын озак еллар яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләп, кечкенәләр төркеме әти-әниләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев