Референдумда тавыш бирделәр
Донецк һәм Луганск халык республикаларын Россия составына кертү турындагы референдум 23 сентябрьдә башланган иде. 27 сентябрь көнне әлеге республикада яшәүчеләр, 18 яше тулган гражданнар моның өчен соңгы көн тавыш бирә алды.
Безнең районга килеп яшәргә мәҗбүр булган, Донецк һәм Луганск республикаларыннан килүче 7 кешенең 3се кичә Чаллыда урнашкан сайлау участокларына барып һәм 4се өйдә, күчмә участокларда референдумда тавыш бирә алдылар. Круглое Поле поселогында яшәүче Александр Лохан һәм Тамара Васильева да референдум яклы.
– Референдум өчен һәр кешенең тавышы әһәмиятле. Мине дә онытмыйча, сайлау комиссиясенең шушылай өйгә килеп, тавышымны исәпкә алулары, үз эшләренә җаваплы караулары сөенечле, – диде Мариуполь шәһәреннән килгән Александр Лохан.
Тамара Васильеваның да референдумга өмете зурдан:
– Минем өчен референдум ул азат булган Донбасска кайту мөмкинлеге. Мин Россиядә июль аеннан бирле яшим, биредә мөнәсәбәт яхшы, ләкин минем бар күңелем белән үземнең туган ягыма, үз йортыма кайтасым килә. Бүгенге тавыш бирү көне дә шул теләгемне тормышка ашыруның бер юлы, зур бәйрәм, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев