Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без спортны яратабыз

Тукай районында спортны яраткан, сәламәт яшәү рәвешен максат итеп гомер итүчеләр бик күпләр. Атна саен авыл җирлекләрендә, районыбыз күләмендә төрле спорт ярышлары, бәйгеләр булып тора. Узган атна да спорт чараларывна бай булды. Район яшьләре һәм өлкән яшьтәге спортчылар бик теләп ярышларда катнаштылар.

Казан шәһәрендә республика өлкәннәре арасында өстәл теннисы буенча ТРсы ярышлары үтте. Анда барлыгы 45 районнан ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым командалар булып көч сынашты. Тукай районыннан әлеге ярышларда Борды авылыннан Любовь Елина, Суровка авылыннан Вәлиҗан Баязитов катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

 Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнынында йөзү буенча мәктәп укучылары арасында район беренчелеге үтте. Бу ярышларда 11 мәктәптән җәмгысы 53 кеше катнашты. I урынны Круглое Поле мәктәбе, II урынны – Биклән, III урынны – Мәләкәс мәктәпләре алды.  

Яңа поселогында Чаллы шәһәре һәм Тукай районы муниципаль округы кызлары, егетләре арасында роликлы чаңгыларда «Игелек кубогы»на ачык ярышлар узды. Анда катнашырга дип Удмуртия республикасыннан, шулай ук Түбән Кама, Бөгелмә, Кукмара, Азнакай, Болгар районнарыннан, Чаллы шәһәреннән 163 гариза кабул ителгән иде. Безенең районнан исә ярышларда җәмгысы 24 кеше катнашты. Иң яхшы нәтиҗәләрне биредә кызлар күрсәтте.

Шулай ук, якынлашып килүче өлкәннәр көне декадасы уңаеннан, районның спорт һәм туризм бүлеге спорт чаралары әзерли. Шундый иң якын спорт чарасы 5 октябрьдә, Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында узачак. Биредә 25 метр дистанциягә йөзү буенча ярышлар үткәреләчәк. Анда яше 55 һәм аннан да өлкәнрәк булган хатын-кызлар, 60тан һәм аннан да өлкән яшьтәге ир-атлар катнашачак. 6 октябрь көнне исә, Сосновый Бор поселогындагы «Яшьлек» спорт залында өлкәннәр Спартакиадасы үтәчәк. Биредә пенсионерлар шашка, өстәл теннисы, мылтыктан ату, дартс, бочча һәм армспортта көч сынаша алачаклар.

Алсу Тимерханова

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев