27 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 100 яшьтән узган 300дән артык кеше яши
Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арткан.
-
Үз көнеңне үзең күрмәсәң, синең өчен беркем дә тырышмаячак - Роберт Миңнуллин
Шагыйрь коллегаларына иҗатларын халыкка җиткерү чараларын уйларга тәкъдим итте.
-
Аккумулятор урлаучыны табарга видеокүзәтү җайланмасы ярдәм иткән
12 августта сәгать төнге 2дә билгесез зат тышкы ишектә урнаштырылган пыяланы ватып Новотроицкое авылында урнашкан «Апельсин» кибетенә үтеп керә. Биредә ул 3112 сумлык товар урлый. Бу җинаятьне ачыклауда ярдәм сорап район эчке эшләр бүлегенә гариза керде. Кибеткә видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган була. Аның ярдәмендә җинаятькә Комсомолец поселогында яшәүче затның катнашы булуы ачыклана. Соңыннан әлеге зат бу факт буенча тулысынча гаебен танып үзе килә.
-
Новотроицкое укучылары тарихи дәрестә катнашты
Белем бирү учреждениеләрендә дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан ачык дәресләр уза. Шуларның берсе Новотроицкое авылы мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Биредә башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Нэля Хәзрәтова да катнашты.
-
Бүләкләнүләр
Гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше, иҗтимагый оешмалар сорауларына күрсәткән игътибары, шикәр диабеты авыруларын профилактикалау чараларын уздырудагы ярдәме өчен «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Яңа җитәкче
Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкче тәкъдим ителде. «Россельхозбанк» Татарстан региональ филиалы Яр Чаллы шәһәре өстәмә офисына идарәче итеп Ренат Мусин билгеләнде.
-
Табигый газ ягучы техникаларның халыкара автойөреше Казанга килеп җитте
4 октябрьдә Санкт-Петербургта "Моторга - газ" ("Газ в моторы") халыкара автойөрешнең финиш тантанасы узачак.
-
Татарстанда виртуаль музейларны үстерү планлаштырыла
Татарстан Мәдәният министрлыгы белгече республикада музей фондын цифрлаштыру турында сөйләде.
-
Камал театры яңа сезонда җиде премьера тәкъдим итәчәк
Театрның беренче премьерасы 4 -7 ноябрь көннәренә билгеләнгән.
-
Татарда бик матур итеп мал табибы диләр, хайван табибы дип әйтүче сирәк – Таһир Һадиев
Дәүләт Советы депутаты ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
-
"Ак Барс" - "Куньлунь": Татарстан командасы 41 секунд эчендә 3 алка кертте
Татарстан командасы “Куньлунь Ред Стар” Кытай командасына 3:4 исәбе белән оттырды.
-
"Сөембикә" операсының дөньякүләм премьерасы тәкъдим ителде
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында - "Сөембикә" операсының икенче көне.
-
Бабайлар әйткән : “27нче сентябрь җил төньяктан иссә, җәй эссе булыр”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ